Фактлар һәм комментарийлар
Җиңүчеләр билгеле
14 февральдә Чаллы Башы АМЙ да Гашыйклар көненә багышланган "Ике аккош" гаилә дуэты фестивале булып узды. Ул "Ак калфак" татар хатын-кызлары җәмгыяте һәм Чаллы Башы АМЙ тарафыннан талантлы гаиләләрне ачыклау һәм аларга булышу, гаилә белән ял сәгатьләрен үткәрүнең яңа формаларын җәелдерү максатында үткәрелде.
Газета укучыларыбыз игътибарына төрле номинацияләрдә җиңүчеләрнең исемнәрен җиткерәбез:
"Иң матур пар" - Линар-Альмира Нәҗметдиновлар, Әдәмсә авылы;
"Иң өлкән пар" - Рәис-Илһамия Усмановлар, Чаллы Башы авылы;
"Тамашачы күңелен яулаган пар" - Хамис-Гөлүсә Мөхәммәдиевлар, Шахмай авылы;
"Иң моңлы гаилә" - Сәгыйт-Рәсимә Сөнгатуллиннар, Чаллы Башы авылы;
"Татар моңын яшь буынга пропагандалау" - Рәзил-Рузилә Дәүләтовлар, Әдәмсә авылы.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"
К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса
Нет комментариев