Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Фактлар һәм комментарийлар

Яңа Чишмә районы тәртип бозучылары җаваплылыкка тартылды

2017 елның гыйнвар-августында ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең Чистай ТБ белгечләре тарафыннан Яңа Чишмә районында алкоголь һәм составында спирт булган продукцияләрнең законсыз әйләнешен ачыклау буенча 19 тикшерү үткәрелде, шул исәптә: 6 сы - ЭЭБ белән берлектә, 13 - административ тикшерү.

Тикшерүләр барышында (19 очракта) гамәлдәге законны бозуның 21 очрагы ачыкланды.
Мисал өчен, 2017 елның 23 маенда ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең Чистай ТБ-нә Россия ЭЭМ-ның Яңа Чишмә районы бүлегеннән тикшерү һәм тиешле карар кабул итү өчен ялган алкоголь продукциясе ташу очрагы буенча материал керде. Хезмәтне үтәү вакытында Яңа Чишмә авылында полиция хезмәткәрләре Түбән Кама кешесе идарә иткән ВАЗ 111130 автомашинасын туктата. Транспорт чарасының багажын караганда һәркайсы 5әр литрлы, этикеткасыз, маркасыз һәм товар белән бергә теркәп җибәрелә торган документларсыз, составында этил спирты булу билгеләре булган үтә күренмәле сыеклык тутырылган 4 пластик савыт табыла. Әлеге продукция иясе аларны таныш булмаган ир-атлардан үз ихтыяҗлары өчен сатып алуын (4 меңгә) аңлаткан. "Сатучылар" бу продукцияне Газель машинасыннан спирт дип сатканнар. Кирәкле документларны рәсмиләштергәннән соң 20 литр ялган алкоголь продукциясе полиция хезмәткәрләре тарафыннан алына. Хәзергесе вакытта тикшерү алып барыла.
Агымдагы елда ачыкланган тәртип бозулар буенча тәртип бозуларга карата административ җаваплылык чаралары кабул ителгән.
Яңа Чишмә район суды тарафыннан РФ КоАП-ның 15.12 маддәсе 4 бүлеге буенча билгеләнгән үрнәктәге маркалары булмаган алкоголь продукцияләре әйләнеше өчен гражданнарга (28000 сумлык) 7 карар чыгарылган (Р.Р. Абдуллин, Х.З. Кадимов, Д.М.Галиәхмәтов, И.Г. Галимов, А.А.Ельсуков, М.А. Овчинников, Б.З. Гыйльманов).
ТР Дәүләт алкоголь инспекциясе тарафыннан ышанычсыз (күрәләтә бозык) мәгълүматлар белән алкоголь продукциясен ваклап сату турындагы декларация биргән өчен (РФ КоАП ның 15.13 маддәсе буенча 21000 сумга) өч карар чыгарылды (ИЭ Иванова И.О.- 2 карар, ИЭ Тихонова Н.В.). Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясе тарафыннан 4 карар буенча (РФ КоАП ның 14.16 маддәсе 3 өлеше буенча) хуҗалык итүче субъектларга карата алкоголь продукциясен ваклап сатуны чикләү кагыйдәләрен бозган өчен кисәтүләр ясалган (ИЭ Т.А. Черняева - 2 очрак, ИЭ А.Н. Трондин, КФХ Нәгыймова Г.В.). Мисал өчен, 2017 елның 9 февралендә ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең Чистай ТБ белгечләре Яңа Чишмә районына барган чакта Ленино авылында берьюлы ике кафеда алкоголь продукциясен ваклап сатуда вакытны чикләүне үтәмәүләрен ачыклыйлар. "Уют" кафесы сатучысы 8 сәгать 14 минутта аңа таныш булмаган хатын-кызга 72 сумнан 0,5 литрлы сыра саткан. "У моста" кафесындагы сатучы 9 сәгать 23 минутта сатып алучыга 79 сумлык 0,5 литрлы сыра саткан. Әлеге фактлар буенча кафеда эшләүче сатучылар нинди дә булса җитди аңлатмалар бирмәгән. Тәртип бозучылар җаваплылыкка тартылган.
ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең Чистай ТБ тарафыннан М.П. Арутюнян хуҗалыгыннан өйдә эшләнгән составында спирт булган продукция сату очрагы буенча 3000 сум штраф түләүгә карар чыгарылган (РФ КоАП-ның 2,8 маддәсе).
Административ тәртип бозулар буенча салынган штрафларның тулаем күләме 52000 сум тәшкил итә.
Алкогольле һәм составында спирт булган 220,5 литр продукция әйләнештән алынды, шул исәптә 198 литры - Казахстан Республикасында җитештерелгәне.
ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең
Чистай территориаль бүлеге

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев