Шешминская новь

Новошешминский район

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Общество

15 майда Чистай шәһәрендә «Аҗаган 2.0» бөтенроссия хәрби-патриотик уенының зона этабы узган

Уенда 8 районнан ике яшь категориясендәге мәктәп укучылары катнашкан:

— 11 яшьтән 13 яшькә кадәргеләр — 7 команда

— 14 яшьтән 17 яшькә кадәргеләр — 8 команда

Командалар җитезлек һәм тизлектә көч сынашканнар. Ярыш нәтиҗәләре командаларда катнашучы мәктәп укучыларының уртак максатка ирешү өчен зур тырышлык куйганнарын күрсәткән.

Уен түбәндәге этаплар буенча узган:

Строй әзерлеге

Спорт әзерлеге

Автоматны сүтү/җыю

Беренче ярдәм күрсәтү

Ватан тарихын белү буенча тест

Киртәләр полосасы

Гаскәрләрнең гомуми сакланыш комплекты

Гомуми зачет нәтиҗәләре буенча Яңа Чишмә урта мәктәбенең «Бора» командасы (урта төркем) 3 нче урынга ия булган. Алар диплом һәм Кубок белән бүләкләнгәннәр, ә команданың һәр әгъзасына «Беренчеләр хәрәкәте» логотибы белән башлыклар тапшырылган.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев