Шешминская новь

Новошешминский район

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Общество

Алкогольле продукция әйләнеше буенча законнарны бозу өчен штрафлар күләме 120 мең сум тәшкил иткән

Агымдагы елның гыйнвар-ноябрь айларында территориаль орган белгечләре ЭЭБ хезмәткәрләре белән берлектә алкогольле һәм спиртлы продукциянең законсыз әйләнешен ачыклау буенча 6 контроль чара үткәргән.

Тикшерүләр барышында 6 очракта гамәлдәге законны бозуның 7 факты ачыкланган:

- өйдә җитештерелгән спиртлы продукцияне сату - 4 очрак;
- алкогольле продукцияне тиешле лицензиясез сату - 1 очрак;
 -билгеләнгән үрнәктәге маркалар булмау - 1 очрак;
- алкогольле продукцияне тиешле документларсыз сату - 1 очрак.

Легаль булмаган әйләнештән 25,9 литр алкогольле һәм спиртлы продукция алынган.

2022 елның 10 мартында кабул ителгән «Дәүләт контролен (күзәтчелеген) һәм муниципаль контрольне оештыру һәм гамәлгә ашыру үзенчәлекләре турында»гы 336 номерлы РФ Хөкүмәте Карары нигезендә профилактик чаралар үткәрелгән: 1 профилактик визит, хуҗалык итүче субъетлар өчен 1 консультация булып үткән, мәҗбүри таләпләрне бозуга юл куймау турында 50 кисәтү игълан ителгән. 

«Халык контроле» дәүләт мәгълүмат системасына этил спирты, алкогольле һәм спиртлы продукция җитештерү һәм әйләнеше өлкәсендәге законнарны бозу турында 2 мөрәҗәгать кергән. Мәгълүмат расланган.

Ачыкланган хокук бозу фактлары буенча түбәндәге чаралар күрелгән:

- ТР Арбитраж суды тарафыннан РФ КоАПның 14.17.1 ст. 2 ч. буенча 50 000 сумлык 1 карар;
- ТР Чистай шәһәр суды тарафыннан РФ КоАПның 14.17.1 ст.1 ч. буенча 60 000 сумлык 5 карар;
- ТР Чистай шәһәр суды тарафыннан РФ КоАПның 15.12. ст. 4 ч. буенча 10 000 сумлык 1 карар;

Административ хокук бозулар буенча салынган штрафларның гомуми күләме 120 000 сум тәшкил иткән.

Этил спирты, алкоголь продукциясе җитештерү, әйләнеше һәм сыйфаты буенча дәүләт контролен тәэмин итү һәм кулланучылар хокукларын яклау буенча Татарстан Республикасы дәүләт инспекциясе.

Чистай территориаль органы
8-(84342)-5-49-85

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев