Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәгариф

Балалар бәхете өчен бергәләп

Тагын бер ел үтеп китте, безнең һәрберебез шушы елда булган күңелле вакыйгаларны, очрашудан якты эз калдырган кешеләрне хәтерендә яңарта.

Безнең балалар бакчасы тормышының узган ел сәхифәләрен актарып, ел буена коллектив бердәм механизм кебек эшләде, балалар да, әти-әниләр дә үзләрен тыныч тотсыннар һәм рәхәтлек тойсыннар дип тырышты, дияргә мөмкин.
Без әти-әниләрнең балалар бакчасында төркемнәрнең тормышына нинди формада булса да катнашуларын хуплыйбыз гына. Әйтергә кирәк, безнең ата-аналар - бик ачык, инициативалы һәм ару-талуны белмәсләр.
Мәктәпкәчә яшьтәге балага хезмәт тәрбиясе бирү өчен якын кешесенең үрнәге бик мөһим, шулай ук олыларның җаваплылыгы да зур - ни дисәң дә кечкенә кызың яки улың өчен тырышасың бит. Әйтик, чыгып йөреп керү (прогулка) җиһазын ремонтлауда беркем дә читтә калмады, чөнки балалар әтиләренең: Илшат Глюмов, Вячеслав Поляков, Геннадий Ерашов, Илгиз Мохтаров, Рәис Гыйззәтуллин һ.б.ның эшен тәрбиячеләре белән күзәтеп, якында гына уйнап йөрделәр. Төркемнәрдә ата-аналар комитетының активлыгы белән косметик ремонт оештырылды, кемдер буяу китерде, уен зонасын җиһазлады. Уртанчылар, зурлар, кечкенәләр һәм татар төркемнәренә йөрүче балаларның әтиләре үз материаллары белән уен зоналарын җиһазлауда катнаштылар. Балалар бакчасын ремонтлауда зур өлеш керткән ата-аналар: Александр Козлов уен җиһазын буярга 12 кг буяу, Илнар Вәлиуллин да ЮХК мәйданчыгын яңарту өчен шул чаклы буяу китерде. Сергей Кононеров китергән эмаль буяу белән ике йокы бүлмәсенең идәннәре буялды. Күпләр бакча фондын тулыландырырга ярдәм итте - уенчыклар, китаплар, журналлар, туплар, дәфтәрләр сатып алынды. Фәнил Саматов иҗади эшләр өчен төркемгә яңа өстәл, ә Артемьева Светлана матур стенд бүләк итте, Илшат Мусин киемнәр кибетен җиһазлады. Евгений Буренков китергән ком песочницалардагы комны алыштырырга да, җәйге ремонт эшләренә дә җитте. Уртанчылар төркеменнән Матвейның әтисе Владимир Зубов балалар авырмасын өчен безне витаминнар белән тәэмин итте.
Албакча һәм яшелчә бакчасы тоту экология тәрбиясе бирүдә зур урын алып тора, балалар бакчасы коллективы һәм ата-аналарның зур хезмәте дә моңа булышлык итә: язын күпләре безгә үсентеләр, чәчәк орлыклары китерде. Быел 75 мең сумлык экологик яктан чиста яшелчә һәм җиләк-җимеш җыеп алдык. Макулатура җыюдан кергән акчага төркемнәр өчен матур табличкалар ясаттык, бу эштә әниләр: Әлфия Юсупова һәм Нина Черняк актив катнашты.
Әти-әниләребезнең иҗаты чиксез. Ата-аналар җыелышларында бакча үзе яки мәгариф бүлеге оештырган чираттагы конкурсны игълан иткәндә күбесенең күзләре очкынланып китүен күрергә мөмкин. Әйтик, Айсамовлар гаиләсе "Үз кулларың белән могҗиза тудыру" район конкурсында икенче урынны яулап, грамотага ия булды. "Җиңү Салюты" район смотр-конкурсында Геворгян, Сагинян, Туманян гаиләләре бик матур әрмән биюе башкардылар. Альбина Адиятова, Мария Ерашова, Илгиз Кадыйров сүзләренә караганда, "Тамчы-шоу", "Могҗизалар кыры", "Кышкы спартакиада" балаларга да, олыларга да бик кирәк. Ярыш рухы, спорт азарты әтиләрне, әниләрне, әби-бабайларны, сабыйларны һәм педагогларны бергә туплый, якынайта. Декабрь азагында иң әйбәт яңа ел уенчыгын ачыклауга ата-аналар һәм балалар тавыш бирде. Карар кабул итү генә авыр булды, чөнки күп уенчыклар җан җылысы биреп, зур осталык белән бик матур ясалган иде. Балаларга бәйрәм, ял сәгатьләре, мавыгулар оештыруга хәзерлек эшләре балаларга да, олыларга да сөенеч кенә бирә. Венера Залакова һәм Гөлнара Сабирова тукымаларыннан тегелгән гаҗәеп костюмнардан башка бәйрәмнәрне күз алдына да китереп булмый. Татьяна Сипатрова, Ольга Скокова да бизәлештә, атрибутлар ясауда нык булышалар. Һәм, әлбәттә инде, Федор Бурчин җитәкләгән КМС заводы хезмәткәрләре ел саен китерә торган урман чибәреннән башка Яңа ел балы да узмас иде.
Үткән елларда балалар бакчасыннан тәрбияләнеп чыккан кешеләр белән тыгыз элемтә ел саен үткәрелә торган "Үзеңнең балалар бакчаңа ярдәм ит!" дип аталган акциядә катнашуларында да чагылыш таба. Әйтик, җиде егет балалар бакчасында мини картина галереясын ясау өчен үзләренең эшләрен бирделәр. Нәзирә Абдуллина "кышкы" бакча өчен ике попугай бүләк итте. Алексей Иванов бакчага кара җир төяү, ташу, участокта язгы һәм көзге сөрү эшләрен оештырды. Артем Логинов тәрбиячеләрне Түбән Камага республика семинарына бару өчен машина бирде. Айрат Мингазов песочницаларны ремонтлауга пычкы материаллары белән ярдәм итте.
Балалар бакчасына район җитәкчелеге һәм мәгариф бүлеге зур ярдәм күрсәтә. Хәйрия фонды акчаларына хәзергесе вакытта алты яңа веранда (прогулочный) төзү эше алып барыла, киләсе ел планында - "Кулай мохит" программасы буенча зур эш: керү ишекләрен алыштыру һ.б. башкару күздә тотыла. Һәм, илдә финанс кыенлыкларына да карамастан, мәктәпкәчә яшьтәге бәхетле балачак мәсьәләләре безнең җитәкчеләр өчен буш сүз түгеллеген белеп, киләчәккә ышаныч белән карыйбыз. Мисал өчен, бакчага йөрүче балалар һәм укучылар өчен бушлай яңа ел уенчыкларын гына алыйк. Татарстан районнарының берничә җитәкчесе генә хәзергесе вакытта балаларны сөендерер өчен акча "эзләп" таба. Һәм шуларның берсе - безнең район башлыгы Вячеслав Михайлович Козлов. Ул үзенең командасы белән, болардан тыш, мәктәпкәчә яшьтәге балалар учреждениеләрен төзү һәм ремонтлау эшләренә җитәкчелек итәргә, бакчага йөрүче балалар өчен төркемнәрдәге тормыш шартларын контрольдә тотарга, безнең барлык проблемалар һәм уңышларыбыз белән кызыксынырга өлгерә.
Хөрмәтле җитәкчеләребезгә, барлык ата-аналарга, хезмәткәрләргә, химаячеләргә, үткән елларда монда тәрбияләнеп чыгучы һәммә кешегә рәхмәт белдереп, балалар өчен булдыра алган барлык мөһим эшләрне башкаруны дәвам итеп, шуңа балаларча сөенеп яшәүне телим.
Наталья ВЕДЯКИНА,
"Ландыш" балалар бакчасы мөдире

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев