Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Мәгариф

Исәнме, мәктәп!

Районыбыздагы 1420 укучы өчен 1 сентябрь көнне яңа уку елының беренче дәресенә кыңгырау чыңлады. Барлык мәктәпләрдә дә тантаналы линейкалар булып узды. Яңа Чишмә гимназиясендә үткән линейканы аның яңа директоры Эльвира Мәхмүтова ачып җибәрде.

Гимназиядә укучылар башлангыч мәктәптән күчүче бишенче сыйныф укучыларын көчле алкышлар белән каршы алдылар, хәзер гимназиядә укучыларның гомуми саны - 280.
Әлеге бәйрәмгә район башлыгы Вячеслав Козлов, "ТР буенча РФ Социаль иминият фондының региональ бүлеге" дәүләт учреждениесе идарәчесе Рамил Гайзатуллин, "Чиста шәһәр" ҖЧҖ директоры Марат Миңнехановлар килгән иде. Алар барлык укучыларны да белем көне белән котлап, кайберәүләренә бүләкләр дә (спорт костюмнары, рюкзаклар) тапшырдылар.
Җәйге каникул көннәрендә авыл хуҗалыгы предприятиеләренә кыр эшләрендә булышкан биш егеткә район башлыгы зур рәхмәт белдерде. Гимназия завучы Ирина Ермолаева 2016/17 уку елы алдынгыларына Мактау грамоталары тапшырды. Барысына да укуда уңышка ирешүләрен, ә чыгарылыш сыйныф укучыларына БДИ га яхшы итеп әзерләнүләрен теләде.
Унберенче сыйныф укучылары бишенче сыйныф балаларына истәлекле бүләкләр тапшырдылар һәм, аларны кулларыннан алып, беренче мәктәп кыңгыравы чыңы астында мактаулы түгәрәкне әйләнделәр һәм балаларны сыйныфларына алып бардылар.
Укучылар үзләренең укытучыларына чәчәк бәйләмнәре бүләк иттеләр, күңелле үткән каникул көннәре символы буларак, һавага шарлар очырдылар. Җәй бетте. Укырга вакыт җитте.
Лариса ФЕДОРОВА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев