Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәдәният һәм сәнгать

Архангел Бистәсендә чишмәләр бәйрәме

Безнең районда ел саен Авыл көнен билгеләп үтү күркәм традициягә әверелде. Бу бәйрәм төрле авылда төрле вакытта уза. Архангел Бистәсендә ул чишмәләр бәйрәме - Проклов көненә туры китереп, 24 июньдә булып үтте.

Авылда яшәүче яшьләр милли рус киемнәре киеп бәйрәмгә килгән барлык кунакларны: җирле халыкны, кунакка килгән авылдашларны, күрше авыллардан чакырылган артистларны һәм район хакимияте вәкилләрен ипи-тоз белән каршы алдылар. Коймаклар белән сыйладылар, көянтәгә эленгән агач чиләкләрдәге чишмә суын агач кружкалардан авыз иттерделәр. Бәйрәм үтәсе мәйдан борынгы рус гореф-гадәтләре стилендә бизәлгән иде: мәйданның бер ягын матур яулыклар бизәде, ә икенче якта - тиз генә оештырылган авыл йорты һәм истәлеккә кулдан эшләнгән сувенирлар күргәзмәсе булдырылган иде. Мәйданның өченче ягын фотографияләр күргәзмәсе алып торды, монда 60-70 яшьлек бистәлеләр үзләренең яшь чакларын күрделәр; дүртенче якта сәхнә иде, монда бәйрәмнең төп өлеше узды: "Архангел чибәре" коллективы һәм яшь, хәтта иң кечкенә җирле артистлар, шулай ук бәйрәм кунаклары - Яңа Чишмәдән "Селяночка", Яңа Иванаеводан дуэт, Ленино һәм Черемухово Бистәсе ансамбльләре чыгыш ясады.
Район башлыгы Вячеслав Козлов, АҖ башлыгы Нина Сердюк, районның клуб системасы директоры Надежда Зыковалар бистә халкын бәйрәм белән котладылар. Барсукова Татьяна Валентиновна район башлыгының Мактау грамотасы һәм бүләк белән билгеләп үтелде. Мәдәният бүлеге Архангел МЙ хезмәткәрләрен рәхмәт хатлары белән сөендерде. Авыл җирлеге быел юбилейлар, туйлар, бала туу, мәктәпне тәмамлау (дүрт баланың икесе медальгә бетергән), балалар бакчасыннан мәктәпкә юл алучылар (7 бала укырга керә), хезмәт эшчәнлеген башлап җибәрү кебек тормышларында мөһим вакыйга булган авыл кешеләрен бүләкләр, котлаулар белән билгеләп үтте. Кешеләр авыл урамнарын төзекләндерүче авылдашларына (мәктәп, балалар бакчасы хезмәткәрләренә) һәм теләсә кайчан ярдәм итәргә әзер торучы Михаил Белозерцев белән Надежда Никитинага рәхмәтләрен ирештерделәр.
Бәйрәм җыр-бию белән, бүләкләү, котлаулар, уеннар, балалар өчен төрле кызыклы шөгыльләр (батут, таучыктан шуу, призлар кисү, җитезлеккә конкурс), татлы ризыклар, шашлык белән урамда сату итү, лотерея уйнату (бар да отышлы үзе), шулай ук авыл халкын, кунакларны кунак итү - сыйлау белән үрелеп барды. Болар бар да авыл белән җыелып, бер урында аралашу, ял итү өчен бер сәбәп кенә иде.
Авыл бәйрәме кич бик соңлап яшьләр өчен дискотека белән төгәлләнде. Бәйрәмнең ямен җибәрүчеләр булмады.
АҖ башлыгы Нина Сердюк АМЙ хезмәткәрләренә үзләре откан грант акчасына шундый чара оештырганнары өчен, шулай ук КФХ башлыгы Татьяна Белоглазовага химая ярдәме өчен, сый-нигъмәт хәзерләп, өстәлләр әзерләшкән авылдашларына да рәхмәт белдерде. Бәйрәмнән фоторепортажны novoshishminsk.ru сайтынан карый аласыз.
Лариса Федорова.
Автор фотосы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев