Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
Мәдәният һәм сәнгать

Бер дә картаясы килми

26 февральдә Яңа Чишмә РМЙ-да пенсионерлар арасыннан үзешчән башкаручыларның "Балкыш" район фестивале (2017) узды.

Ветераннар Советы рәисе Александр Скоков чараны ачып, фестивальдә катнашучыларны һәм тамашачыларны сәламләп, һәммәсенә күтәренке кәеф - бәйрәм рухы теләде. Яңа Чишмәдән "Селяночка" вокаль ансамбле башкаруында "Кар оча" дигән күңелле җыр бәйрәмне күтәреп җибәрде.
25 соло һәм күмәк чыгышлар тамашачыга ямансуларга вакыт калдырмады, чыгыш ясаучылар үзләренең энтузиазмы, кыюлыклары һәм күбесе чын таланты белән тамашачыларны әсир итте - сокландырды. Тамашачылар инде яратып көтеп алган җирле артистлар Светлана Пьянзина (Яңа Чишмә), Носковлар гаиләсе (Чуаш Чабаксары) һәм бәйрәм чараларында еш чыгыш ясаучы АМЙ-ның вокаль коллективлары әгъзаларыннан тыш, бу чарада үзләре өчен яңа башкаручылар (биючеләр, җырчылар, шигырь сөйләүчеләр) ачтылар.
Алар арасыннан җаны-тәне белән шигырь сөйләүчеләр Александр Шумков (Красный Октябрь), Тамара Слепнева (Архангел Бистәсе), Миләүшә Халикова (Акъяр), Валентина Меркурьеваны (Екатерина Бистәсе), җырчылар: Екатериновка авылыннан Тамара Агафонова, Черемухово Бистәсеннән Иван Савельев, Екатерина Бистәсеннән Александр Хорьков, Әдәмсәдән вокаль коллективын атап үтми булмый. Чаллы Башыннан килгән һәм үзбәк биюен башкарган әбиле-оныклы Галия Юсупова һәм Диләнең чыгышы бәйрәмгә ямь өстәде. Алар 2016 елның октябрь аенда узган IV Республика фестивалендә лауреат исеме дә алганнар. Чарага килүче тамашачыларны күп диеп булмый, моңа фестиваль турында мәгълүматның җитешмәве дә сәбәпчедер. Шулай да анда катнашучылар артык таләпчән булмадылар, алар өчен тамашачының күңел җылысы, җылы кабул итү мөһим.
Фестивальнең азагында яңгыраган көчле алкышларны катнашучыларны концерт залында яңа очрашуларга чакыру сыман бәяләргә мөмкин иде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев