Халык җәүһәрләре югалмас
Халык арасында шигырьләр, мәзәкләр, такмак-такмазалар, әкиятләр җыючылар шактый. Ләкин кешеләрнең хәсрәтен йөрәге аша үткәреп, күпмедер вакыт алар тормышы белән яшәп караучылар бик сирәк. Әлеге сирәк кешеләрнең берсе - Зирекле авылы халык иҗаты һәм көнкүреш музее җитәкчесе Мидхәт Гариф улы Газыймов. Аның тарафыннан 425 бәет җыелып һәм иҗат ителеп, дүрт китап...
22 май көнне аның дүртенче китабын тәкъдир итү өчен без Акбүре авылы мәдәният йортына җыелдык. Бу юлы урта яшьтәгеләр белән бергә чәчләренә чал кергән абыйлар, ак яулыклы апалар чакырулы иде. Аларны Мидхәт ага инициативасы белән клубның сәнгать җитәкчесе, чараны оештыручы һәм алып баручы Галия Таһир кызы Миншина чакырган иде. Һәрберсенең йөзе уйчан, күзләрендә моң. Күргән кайгы-хәсрәтләре турында ачыктан-ачык сөйләмәсәләр дә, аны бирегә йөрәкләренә "салып" килгәннәр. Очрашу мул итеп әзерләнгән табын артында үтте. Мәҗлескә килгән һәр кеше күчтәнәчен дә алып килгән.
Тәкъдир итүне Галия Таһир кызы башлап җибәрде, ул бәетләрнең үзенчәлеге турында сөйләде. Мидхәт ага Газыймовның эшчәнлегенә югары бәя биреп, олы рәхмәтен җиткерде һәм сүзне шигъри җанлы, үз эшен җиренә җиткереп эшләргә тырышучы авыл җирлеге башлыгы Җәләлетдинов Җәүдәт Мәхмүт улына бирде. Ул бәет авторларына карата җылы сүзләрен кызганмады. Аларның тагын шулай иҗат итүләрен, каләмләренең тагын да чарлана төшүен теләде.
Инде сүз чараның төп кунагы - авторның үзенә бирелде. Мидхәт ага ашыкмыйча, салмак кына, үзенә хас кешеләрне тынычландыра торган йомшак тавышы белән сүз башлады. Иң беренче китапка кертергә өлгермәгән берничә бәет авторыннан гафу үтенде. Аннан китапка бәетләрне туплау, бастыру турында тәфсилләп сөйләде. Хәйран калырлык: аның беренче китабына - 122, икенчесенә- 150, өченче китапка - 79 һәм дүртенче китапка 74 бәет кергән. Никадәр йокысыз төннәр, дулкынланулар, сабырлык, бераз гына үҗәтлек тә кирәк әлеге эшне башкарып чыгу өчен. Бу хезмәтне үлчәп тә, бәяләп тә бетерерлек түгел.
Мидхәт аганың чыгышыннан соң, әлеге чараны оештыруда ярдәм иткән мәктәп музее җитәкчесе Вәсил Вәлиуллин сүз алды, ул Мидхәт аганың әлеге җыентыгына, аның эшчәнлегенә соклануын яшермәде. Зирекле авылы музеена Вәсил Вәлиҗан улы ике экспонат бүләк итте: беренчесе - алар музеенда конфет кәгазьләре коллекциясенә бер экспонат (сүз уңаеннан, Мидхәт ага һәм ул җитәкчелек иткән акыллы, булдыклы музей хезмәткәрләре - Лидия Зөфәр кызы, Илгизә Хәмзә кызы 2004 елдан бирле 3500 дән артык конфет кәгазе, 7200дән артык чәй тартмасы, 110 данәдән артык калай чәй савытлары җыйганнар), икенчесе - Заһидә апа Юнысова васыятенең күчермәсе. Әлеге васыятьне Сөлчә Баш авылында 11 ир бала үстергән ана үзе исән чагында язып калдырган. Гомере буена тормышын балалар тәрбияләүгә һәм туган илгә хезмәт итүгә багышлаган, халкыбызның гореф-гадәтләренә тугры калып, биш вакыт намазын калдырмый гомер иткән әбинең әлеге күңел җәүһәрен Вәсил Вәлиҗан улы укыганда залдагыларның күзләрендә энҗедәй яшь бөртекләре ялтырады. Әлеге язманың күчермәсе хәзер ике авыл музееның фондларын тулыландырачак.
Сүз алган Фәрит Мәүлет улы Юнысов бүгенге катлаулы заманда актуаль булган ана белән бала мөнәсәбәтләре проблемаларын кузгатты. Үсеп килүче буынны тәрбияләүдә шундый җыентыкларның мөһим роль уйнавын билгеләп узды ул.
Шулай ук китап авторына һәм аның хезмәт җимешенә карата җылы сүзләр белән Гөлфирә апа Закирова, Исламия Мортазина, Эльмира Нәфикова, Гөлия Вәлиуллиналарның чыгышлары йөрәкләргә үтеп керерлек иде. Кичә ахырында Мидхәт ага һәр килгән кешегә үзенең китапларын бүләк итте.
Авылыбызның хөрмәтле кешесе Гөлсылу апа Мусинаның мәҗлесне Коръән сүрәләре белән тәмамлавы ямь өстенә ямь булды.
Әлеге очрашу безнең күңелләребездә әле озак сакланыр. Шушы матур чараны оештыручыларга барлык катнашучылар исеменнән олы рәхмәт белдерәсе килә.
Гөлия ВӘЛИУЛЛИНА,
Акбүре урта мәктәбе укытучысы
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"
Нет комментариев