Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәдәният һәм сәнгать

Иҗатчының яңа җимеше

Зирекле халык иҗаты һәм көнкүреше музеенда иҗат әһелләре: Сөлчәбаш авылында туып үскән, бүгенге көндә Түбән Кама районының Сухрау (Сухорево) авылында гомер итүче Рәфыйк Әхмәдиев, аның дусты Фәрит; Түбән Камада яшәп, эшләп гомер иткән һәм бүгенге көндә әтисе Вәлиев Тәфкил абый вафатыннан соң Зирекледә яшәүче Гөлшат Вәлиева (Солтангулова), күп сандагы бәетләр...

Билгеле, төп әңгәмә иҗатыбыз турында булды. Рәфыйк Әхмәдиев яңа гына табадан төшкән үзенең "Җыр - күңелнең бизәге" китабын алып килгән һәм Зирекле музеена, китапханәсенә, лицеена, "Кама таңнары" әдәби берләшмәсе әгъзасы Гөлшат Вәлиевага бүләк итте.
Рәфыйк Гомәр улының бу бишенче китабы инде. Анда элеккеге китапларында чыккан, үзе көйгә салган җырлары (ноталары белән) һәм көйгә ятышлы 57 шигыре кергән. Китапның беренче битендә үк авторның Түбән Кама гимны, Татарстан һәм Сөлчәбаш авылы җыры урын алган. Бу җырларын дискка да урнаштырган. Аларны Илшат Хәбибуллин башкара.
Гөлшат Солтангулова үзенең "Уйлар агышы " китабын, Мидхәт Газыймов "Зирекле тамырлары"ның 2 нче кисәген авторга бүләк иттеләр.
Якташларыбызның 2017 нче елда гына чыккан унга якын китабы район мәдәни тормышында күренекле вакыйга булды.
Иҗади уңышлар сезгә, каләмдәшләр.
Мидхәт Газыймов,
Зирекле авылы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев