9 август 2017 яңалыклары
-
Бәлки кем дә булса әсирлеккә төшүчеләр арасында үз туганнарын таныр
Күптән түгел Казан Кремлендә Бөек Ватан сугышы музей -мемориалы мөдире Михаил Черепанов Акбүредәге "Буыннар мирасы" музее директоры Вәсил Вәлиуллинга Икенче бөтендөнья сугышы елларында һәлак булган һәм хәбәрсез югалган яңачишмәлеләрнең исемлекләрен тапшырган.
-
Иҗатчының яңа җимеше
Зирекле халык иҗаты һәм көнкүреше музеенда иҗат әһелләре: Сөлчәбаш авылында туып үскән, бүгенге көндә Түбән Кама районының Сухрау (Сухорево) авылында гомер итүче Рәфыйк Әхмәдиев, аның дусты Фәрит; Түбән Камада яшәп, эшләп гомер иткән һәм бүгенге көндә әтисе Вәлиев Тәфкил абый вафатыннан соң Зирекледә яшәүче Гөлшат Вәлиева (Солтангулова), күп сандагы бәетләр...
-
Җиде айга нәтиҗә
2017 елның 7 ае нәтиҗәләре буенча Яңа Чишмә районы территориясендә зыян күрүчеләр белән 9 ЮТҺ теркәлгән, 12 кеше төрле тән җәрәхәтләре алган (шул исәптә 3 бала) һәм ике кеше үлгән.
-
Маршрутларга – аерым игътибар
Юл хәрәкәте куркынычсызлыгы буенча район комиссиясенең чираттагы утырышында мәктәп маршрутлары, автобуслар торышына кагылышлы мәсьәләләр каралды, районда авариялелек торышы буенча 7 айлык нәтиҗә тыңланды.Утырышны район башкарма комитет җитәкчесе Ринат Фәсахов үткәрде.
-
Тубылгыда чәй бәйрәме
Борынгы Кытай легендалары чәйнең барлыкка килүе турында сөйли. Элек-электән көтүчеләр сарыкларның тауда үсүче яшел чәй үләннәрен ашагач рәхәтләнеп йөгерә башлауларын күзәткән. Көтүчеләр бу тылсымлы үләнне үзләрендә сынап караган. Киптереп, кайнаган суда пешереп, хуш исле, көч бирүче төнәтмә эчкәннәр.
-
Татарстан делегациясе “Сәмум“да булды
2017 елның 28-30 июлендә ТР Премьер-министры урынбасары Вәсил Шәйхразиев җитәкләгән Татарстан Республикасы делегациясе "Сәмум" ракета кораблендә булды.
-
Чиста яр буйлары күзләрне сөендерергә тиеш
Районда быел елга буйларын, сулыкларны чүп-чардан, биек үскән үләннәрдән чистарту буенча "Чиста яр" акциясе уза. Әлеге акциядә теләге булган һәр кеше катнаша ала. Районда йортлары яр буендарак урнашкан хуҗаларның ул һәр елны чиста, җыештырылган хәлдә тора.
-
Эштә вак-төякләр булырга тиеш түгел
Район башлыгы Вячеслав Козлов үткәргән район штабының чираттагы утырышында уңышны урып-җыю, территорияләрне төзекләндерү һәм терлекчелектәге эш торышы карап тикшерелде.
-
Хәерле юл, игенчеләр!
Игенчеләр өчен иң җаваплы чор - урак өсте җитте. Агымдагы елда бөртеклеләрдән ярыйсы гына уңыш үстерелгән - кайбер хуҗалыкларда биологик уңдырышлылык гектарыннан 40 центнердан артык тәшкил итә. Һәм менә боларның барысын да югалтуларсыз җыештырып алырга кирәк.