Реклама
Мәдәният һәм сәнгать
Исәнлектә күрешергә язсын
Акбүре авыл китапханәсендә бер генә бәйрәм дә игътибардан читтә калмый. Аның мөдире Мөнәвәрә Габбас кызы Нуриева авыл халкы, мәктәп коллективы, укучылар һ.б. белән тыгыз элемтәдә яши һәм эшли. Моны ул уздырган очрашулар чагылдырылган стендлар, шкаф киштәләрендәге альбомнар һәм башкалар да раслап тора. Кая гына, нинди генә кичәгә барырга туры килмәсен,...
Акбүре авыл китапханәсендә бер генә бәйрәм дә игътибардан читтә калмый. Аның мөдире Мөнәвәрә Габбас кызы Нуриева авыл халкы, мәктәп коллективы, укучылар һ.б. белән тыгыз элемтәдә яши һәм эшли. Моны ул уздырган очрашулар чагылдырылган стендлар, шкаф киштәләрендәге альбомнар һәм башкалар да раслап тора.
Кая гына, нинди генә кичәгә барырга туры килмәсен, аннан һәрвакыт, чыннан да, бер күрешү - үзе бер гомер икән дигән уй белән кайтасың, бу сүзләрне чарага җыелучылар авызыннан да еш ишетергә туры килә. 8 март көнне Мөнәвәрә Габбас кызы үткәргән (Сөлчәбаш авыл клубы җитәкчесе Илһамия Фәсхетдинова белән берлектә) чираттагы очрашу да нәкъ менә шулай аталган иде. Бәйрәм башланыр алдыннан чакырылган кунаклар арасыннан кемдер инде күптән күрмәгән авылдашын, кемдер сыйныфташын, кемдер укытучысын күреп, кочаклаштылар, бәйрәм белән котлаштылар. Чәй та-бынына күчтәнәчләрен дә алып килгәннәр.
Кичәгә чакырылган гүзәл затларыбыз: әниләр, әбиләр, апалар, сеңелләр - барысы да чәй табыны янында урын алганнан соң, озак еллар авыл мәдәният йорты директоры булып эшләгән сүзгә тапкыр, кеше күңелен күрә, аның йөрәгенә ачкыч таба белүче Рәшит Әхмәт улы Рәхимов кунакларны сәламләп җылы котлауларын җиткерде. Бәйрәм чарасын алып баручы буларак, ул җыелучыларның һәрберсенә сүз бирде. Барыбыз да хәтер-хатирәләрне яңартып, яшьлек елларын искә алдык, бер гаилә балалары күп, рәхәтләнеп сөйләштек, көлештек, моңсызларны да моңландыра, дәртләндерә белүче атаклы гармунчыбыз Галимҗан Юсуповка кушылып җырлашып та алдык. Авыл җирлеге башлыгы Җәүдәт Җәләлетдинов сүз алып, котлауларын ирештергәч, кунаклар хөрмәтенә җырлап та бирде, ә тормыш иптәше Гөлзидә Миншакир кызы исә әлеге котлауларга матур биюе белән кушылды. Рузилә Залакова, Айгөл Кыямова, Алсу Нуриева, Илһамия Фәсхетдиновалар да моңлы җырлар башкарып, күңелләребезне күрделәр. Кунаклар арасыннан яшьтән җыр-моңга гашыйк Кадрия Насыйрова, Мәүлия Вәлиуллина, Минсылу Шәйдуллиналар да бик матур җырларын бүләк иттеләр.
Ул көнне уен-көлке, җыр-биюләр белән үрелеп барган кичәдә вакытның узганын да сизми калдык. Дөнья мәшәкатьләрен беразга гына булса да онытып торып, онытылып, рәхәтләнеп ял иттек. Шундый күңелле, озак вакытлар истә калырлык әлеге очрашуны оештыруда, уздыруда үзләреннән өлеш кертүчеләрнең һәммәсенә дә рәхмәттән башка сүз юк. Аларга гаиләләрегездә бәхет касәләре ташып торсын, һәрвакыт уңышлар гына юлдаш булсын, диясе килә. Алда да шулай исәнлектә күрешеп яшәргә язсын. Кичә азагында Мөнәвәрә Габбас кызы килгән кунакларның барысына да истәлек итеп, кечкенә генә булса да, бәйрәм бүләкләре тапшырырга да онытмады.
Фәния НУРХАМӘТОВА,
Акбүре авылы
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"
Нет комментариев