Кош гриппы, яисә кош-корт чумасы - кискен йогышлы авыру, ул кошларның ашкайнату һәм сулыш органнарын зарарлый, аларны 100% үлемгә китерә.
Кош гриппы вирусының төрле штаммнары бердән өч төргә кадәр булган кошларны зарарлый ала, бу исә шактый икътисадый зыян китерә дигән сүз. Күчмә кошлар, аеруча кыргый үрдәкләр, табигый резервуар булып тора, йорт үрдәкләреннән аермалы буларак, аларның грипп вирусына карата тотрыклылыгы югары. Авыруның төп күчү юллары - азык яки су аркылы, шулай ук авыру кошлар белән турыдан-туры контактта булганда һава - тамчы юлы белән дә.
Вирус нейтраль дымлы тирәлектә (сулыкларны да кертеп) һәм туңдырылган хәлдә дә бик чыдам, әмма җылытуга (кыздыру) һәм йогышсызландыру агентлары тәэсиренә бик сизгер.
Кош авыруының билгеләре: югары тән температурасы була, хәрәкәтләре авырлаша (дискоординация), башын артка ташлый, селеккәләп, башын әйләндерә, муены кәкрәя, тышкы тавышларга реакция югала, азыктан һәм судан баш тарта, синусит, борын тишекләреннән сыекча ага, конъюктивит, күзләре томалана һәм сукырая, диарея.
Кикрикләре кабарып чыга һәм карала, алкалары күгәренә, баш һәм муен тирәләре шешенә.
Кош гриппы профилактикасы өчен йорт хуҗалары түбәндәгеләрне эшләргә тиешләр:
1. Кош гриппы профилактикасы һәм аңа каршы көрәшү буенча ветеринарларның күрсәтмәләрен үтәргә, кошларның кинәт үлүе яки берьюлы күпләп авырулары булган очракта, шулай ук кошларның үз-үзләрен тотышларында үзгәреш сизелүе турында хәбәр итәргә. Белгечләр килгәнче авыру булган шикле кошларны изоляцияләү буенча чаралар кабул итәргә.
2. Йорт кошларын ишек алдыннан читкә чыгармаска, кыргый кошлар, аеруча су кошлары белән контакт булдырмаска. Терлекләр һәм кошлар асрый торган территорияне һәм корылмаларны чиста тотарга, механик чистартып, дезинфекцияләп торырга кирәк: атнага 2-3 тапкыр чистартылган бинаны һәм инвентарьләрне (соскычлар, себерке, бадья) 3 процентлы кайнар каустик сода эремәсе һәм 3% лы хлорлы известь эремәсе белән эшкәртергә. Кетәклекне дезинфекцияләгәннән соң куначаны һәм ояларын яңа гына сүндерелгән известь белән ике тапкыр агартырга (берәр сәгать ара белән) кирәк. Кош абзарына һәм азык саклау биналарына кыргый кошлар үтеп кермәсен өчен тәрәзәләргә һәм ишекләргә челтәрләр (сетка) куярга кирәк. Азыкны кыргый кошлар кермәслек, су үткәрмәүчән савытларда саклау таләп ителә. Ашатыр алдыннан калган азыкны кайнатып чыгарырга.
3. Декоратив һәм йорт кошларын гриппка каршы вакцина ясалган һәм ветеринар документлар булганда гына сатып алырга.
Су кошларын (киек кошлар) аулау кагыйдәләре
1. Бары сәламәт кошны гына атырга ярый.
2. Эшкәртелмәгән килеш кошны өйгә алып кайтырга ярамый.
3. Эчен актарганда бары резин аяк киеме һәм перчаткада, марля бәйләвеч каплаган килеш кенә эшләргә.
4. Кошны йолкыр һәм эчен актарыр алдыннан аны берничә минутка кайнар суга салып алырга яисә ачык утта (учакта, паять итү лампасы белән) эшкәртү кирәк.
5. Кошны йолкыганда һәм эчен актарганда биткә кагылырга, тирә-юньдәге әйберләрне һәм җирне кошның эчке әгъзалары һәм каны белән пычратырга ярамый.
6. Кошны эшкәрткәннән соң барлык биологик калдыкларны яндырырга, кошның эчке органнарын башка хайваннарга ашатырга ярамый.
7. Кулларны сабын белән бик еш юарга кирәк.
8. Бүлү (разделочный) инвентарьләрен дезинфекцияләү чаралары белән эшкәртергә.
9. Аудан соң аяк һәм өс киемнәрен яхшылап юарга һәм кояшта киптерергә.
10. Аучының табышын барлык гигиена таләпләрен үтәп кенә кулланырга кирәк. Сәламәт кошның итен кайнатып чыгарганнан соң 1 сәгатьләп пешерергә.
Андрей Ульянов,
ТР ГУВ ТО Алексеевск дәүләт
ветеринария инспекторы
Нет комментариев