Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Сәламәтлек сагында

Кызамык һәм аның нәтиҗәләре

2023 ел башыннан Россия Федерациясендә балалар һәм, хәтта өлкәннәр арасында кызамык йоктыру очраклары теркәлә башлаган.

Яңа Чишмә РҮХ табиб-педиатры Алсу Алукаева кызамыкның бүгенгесе көндә билгеле булган йогышлы авыруларның иң тиз тарала торганнарның берсе булуы турында сөйли.
 Быел кызамык чиренең беренче таралу очрагы гыйнвар аенда Новосибирск өлкәсендә ачыкланган. Хәзергесе вакытта авыраучылар турында мәгълүмат Саратов, Волгоград, Кемерово өлкәләреннән, шулай ук Башкортстаннан да килә. Моннан тыш, Санкт-Петербургта да кызамык таралуы турында билгеле.
Безнең республикада 2023 елның 18 мартына кызамык авыруының 15 очрагы теркәлгән. Авыраучыларның берсе дә кызамыкка каршы прививка ясатмаган. Безнең районда да шулай ук балаларына кызамыкка каршы прививка ясатырга теләмәгән ата-аналар бар. 2023 елның 20 мартына Яңа Чишмә районында 12 балага кызамыкка каршы вакцинация үткәрелмәгән.
Ата-аналарда таралаган - прививка аркасында балаларда аутизм барлыкка килә, вакциналарда куркыныч химик элементлар бар, дигән фикерләр дөреслеккә туры килми, димәк борчылу өчен сәбәп юк.
Кызамык нәрсә ул һәм бу авыруның нәтиҗәләре нинди?
Кызамык йогышлы авыру һәм иң йогышлы авыруларның берсе булып тора.
Контагиоз индексы 95 %ны тәшкил итә. Димәк, бер кызамык авыруын йоктырган кешедән иммунитеты булмаган 100 кешенең 95е шушы чирне йоктыра ала. Вирус хәтта вентиляция юллары аша да үтеп керә, бу авыраучыларның зур төркемнәре барлыкка килүенә мөмкинлек бирә. 
 Инфекция белән зарарлану юллары: һава-тамчы юлы (йөткерү, төчкерү). Прививка ясатмаган балалар һәм өлкәннәр куркыныч астында тора. 
Инфекция чыганагы - авыру кеше: организмда инфекция таралу яшерен чорның соңгы 2 көнендә, катараль чор дәвамында һәм кызамык тимгеле барлыкка килгәннән башлап 4 көн дәвамында. Кызамыкның инкубация чоры 7-14 көн тәшкил итә.
Симптомнары: тән температурасының 38-40 градуска кадәр күтәрелүе, борын тыгылу, коры йөткерү, конъюктивит, тамакның лайлалы тышчасының кызаруы һәм шешүе, муен лимфа төеннәренең зураюы, хәл бетү, йоклый алмау, таплы-папулезлы тимгел пәйда булу. 
Кызамыкка каршы махсус дәвалау юк!!! 
Дәвалау симптомнарга гына бәйле: ятып тору (постельный режим), күп сыеклык эчү, температураны төшерүче дарулар кабу, борын тыгылудан һәм тамак авыртуыннан дәвалау чаралары, какырыктан арындыручы препаратлар, витаминнар эчү. 
Кызамык авыруының нәтиҗәләре нинди булуын алдан әйтеп булмый: отит, сукыраю, пневмония, муен лимфа төеннәре ялкынсынуы, ларингит, энцефалит. 12 айлык балаларга вакцинация һәм 6 яшьлек балаларга ревакцинация - кызамыкны профилактикалауның ышанычлы һәм нәтиҗәле ысулы булып тора. Кызамык авыруын кичермәгән яки прививкалар турында мәгълүматлары булмаган өлкәннәргә дә ике тапкыр прививка ясатырга киңәш ителә.
2023 елның 3 апреленнән 31 декабренә кадәр Россия Федерациясендә халыкка өстәмә һәм шулай ук кызамыкка каршы прививкалар ясатмаган, алар турында белмәгән һәм элек кызамык белән чирләмәгән хезмәт мигрантларына вакцинация үткәреләчәк.
Вакцинация яшәү урыны буенча поликлиникада бушлай үткәрелә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев