Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Сәламәтлек сагында

Йомгак ясалды:нәтиҗә яхшы

Кеше гомерен озынайту хисабына районда халык санын арттырырга - медикларның максаты шундый. Моның өчен ниләр эшләнә һәм нәрсәләр эшләргә кирәк. 21 февральдә узган медиклар советының киңәйтелгән утырышында шул хакта сөйләштеләр.

Киңәшмәдә район башлыгы Вячеслав Козлов, ТР Сәламәтлек саклау министры урынбасары Илдар Фатыйхов, район башлыгы урынбасары Надежда Попкова, башкарма комитет җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Валентина Семеняк, авыл җирлекләре башлыклары һәм районның сәламәтлек саклау учреждениеләре хезмәткәрләре катнашты.
РҮХ-нең баш табибы Рәфис Вафин райондагы дәвалау - профилактика учреждениеләренең үткән елдагы эшенә йомгак ясады һәм 2017 елга бурычлар билгеләде.
"2016 елда матди-техник база шактый ныгытылды: Тубылгы Тау авылында модульле ФАП төзелде, район акчасы хисабына (300 мең сумнан артык) территорияләр төзекләндерелде, 6 ФАП ремонтланды. Сәламәтлек саклау министрлыгы 300 мең сумнан артык торган карават янына куела торган монитор, 1,5 млн. сумлык медицина җиһазы, УАЗ базасында ашыгыч медицина ярдәме автомобиле бүлеп бирде.
Откан грант акчасына (150 мең сум) телевизорлар сатып алынды, алардан сәламәт яшәү рәвеше турында видеороликлар күрсәтергә ниятлибез. Үткән ел шул максат белән торак пунктларга чыгып йөрәк-кан тамырлары системасы, яман шеш авырулары профилактикасы буенча лекцияләр укылды.
Шулай да, әйтергә кирәк, бездәге үлем-китем республикада иң югарысы: 2016 елда 246 кеше үлде, бу 2015 елдагыдан 47 кешегә күбрәк. Үлүчеләрнең күбесе (52 кеше) Яңа Чишмәгә туры килә (20 кеше хезмәткә яраклы яшьтә), Зирекледә - 18, Петропавел Бистәсендә - 16, Черемухово Бистәсендә - 14, Әдәмсә һәм Тубылгы Тауда - 13-әр, Красный Октябрьдә 12 кеше вафат булган.
Йөрәк-кан тамырлары авыруларыннан 91 кеше, тышкы сәбәпләрдән - 18, яман шештән - 18 кеше, сулыш органнары һәм ашкайнату системасы авыруларыннан 11-әр кеше үлгән.
2016 елны Яңа Чишмә районында 2515 кеше (олы яшьтәгеләр) диспансеризация үтәргә тиеш иде. 549 кеше икенче этапка җибәрелде. Нәтиҗәдә 13 яман шеш очрагы ачыкланды, шуның 11-е башлангыч стадиядә.
Патология ачыкланган барлык пациентлар да республика яман шеш авырулары диспансерында төрле дәвалау этаплары узалар. 600 дән артык беренче мәртәбә авыру ачыкланды, бу узган еллар белән чагыштырганда шактый күп, шуның 143-е йөрәк һәм кан тамырлары авырулары. 500 дән артык кеше шикәр диабеты белән исәпкә куелды.Дарулар белән тәэмин итүне яхшырту инвалидлыкны һәм үлем-китемне киметүгә юнәлтелгән. Финанслауның төрле чыганакларыннан безнең пациентлар 2016 елны 10 млн. сумнан артык бәягә ташламалы дарулар алдылар. 2016 елны дәүләт гарантиясе программасы тулысынча үтәлде, акчалар да тулы күләмдә алынды, хезмәт хакы вакытында түләнде, коммуналь чыгымнар, медикаментлар һәм башка материаллар өчен исәп-хисап ясалды.
Соңгы елларда табиб-кадрлар белән тәэмин ителеш тә яхшырды. Бүгенгесе көндә районның ДПУ-дә 31 табиб хезмәт куя. Тик табиб - кадрлар белән булган проблеманы хәл ителгән диеп булмый. Хәер, район нигездә белгеч-табиблар (узкий) белән тәэмин ителгән, терапевтлар җитешми, участок больницасында даими эшләүче табиб юк.
Районда яшь белгечләрне җәлеп итү буенча федераль программа уңышлы эшләп килә. 2016 елны "Земский врач" программасы кысаларында табиб-невролог кабул ителде (эшкә кереште), Программа эшли башлаганнан бирле 11 белгеч эшкә урнаштырылды. КДМУ базасында табиб-белгечләр хәзерләү эше дә дәвам иттерелә. Эшләнгән эшләргә йомгак ясап һәм булган проблемалардан чыгып, без 2017 елга бурычлар билгелибез. Ә алар түбәндәгеләр: гомер озынлыгын арттыру һәм үлем-китемне киметү, башлангыч стадиядә яман шеш авыруларына заманча диагностика һәм профилактика (бигрәк тә хезмәткә яраклы яшьтәгеләр арасында) үткәрү сәламәт яшәү рәвешен пропагандалау буенча коммуникация кампаниясе үткәрүне дәвам итү, кадрлар потенциалын үстерү.
Докладның азагында Рәфис Вафин барлык медицина хезмәткәрләренә (кайчагында авыр шартларда) башкарган хезмәтләре өчен рәхмәт белдерде. Шулай ук район, сәламәтлек саклау министрлыгы җитәкчеләренә, авыл җирлекләре башлыкларына аңлашып хезмәттәшлек һәм ярдәм иткәннәре өчен рәхмәт ирештерде.
Аннан район башлыгы Вячеслав Козлов сәламәтлек саклау эшенә анализ ясады, ул авыр мәсьәләгә кагылып узды - медицина үзәкләрендә авыл халкына югары технологияле медицина ярдәме күрсәтү буенча квотаның җитешмәве турында, һәм әлеге проблема буенча берничә инандырырлык мисал да китерде. ТР Сәламәтлек саклау министры урынбасары Илдар Фатыйхов әлеге мәсьәләне контрольгә алды, ул безнең районда ДПУда куратор булып тора.
Аннан медицина хезмәткәрләрен бүләкләү өлешенә күчтеләр: РҮХ-нең теш табибәсе Наталья Шешолина РФ Сәламәтлек саклау министрлыгының Мактау грамотасы, ә акушерка Лира Попкова ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының Мактау грамотасы белән бүләкләнделәр.
Кабул итү бүлеге шәфкать туташы Гөлия Гатауллина район башкарма комитетының Мактау грамотасы белән бүләкләнде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев