8 майда Яңа Чишмәдәге «Мәңгелек ут» мемориалы янында «Хәтер шәме» Бөтенроссия акциясе узган
Акцияне яшьләр эшләре буенча бүлек һәм райондагы яшьләр берләшмәләре активистлары оештырган.
Мәктәп укучылары, эшләүче яшьләр һәм барлык битараф булмаган яңачишмәлеләр 8 майда 20.00 сәгатьтә «Мәңгелек ут» янында Бөек Ватан сугышында һәлак булганнарны искә алу өчен җыелганнар.
Мемориал каршындагы мәйданда шәмнәр ярдәмендә биш очлы йолдыз сүрәтен һәм 79 санын булдырганнар, 1945 елның Җиңү маеннан нәкъ менә шулкадәр вакыт узган. Кабызылган шәмнәрнең утлары ХХ гасырның иң куркыныч сугышында һәлак булганнарны искә алу чарасы булган. Анда сугыш турында шигырьләр яңгыраган, аннары һәлак булганнарны бер минутлык тынлык белән искә алганнар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев