Шешминская новь

Новошешминский район

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Новости района

Яңа Чишмә районында браконьерны хөкем иткәннәр

Яңа Чишмә районы прокуратурасы 23 яшьлек яңачишмәлегә карата җинаять эше буенча дәүләт гаепләвен хуплаган.

Суд аны РФ ҖКның 256 ст. 1 өлешенең. «б, в» пунктларында каралган җинаять кылуда гаепле дип тапкан (биологик ресурсларны судан законсыз тотып алу).

2024 елның 30 маенда төнлә гр. П. Яңа Чишмә районының Екатерина Бистәсе янындагы сулыкта «Острога» дигән балык тоту җиһазын кулланып, законсыз рәвештә 2 балык һәм 7 кысла тоткан. Китерелгән зыян 4420 сум тәшкил иткән.

Гр. П. үз гаебен таныган, зыянны каплаган. Суд аңа 120 сәгатьлек мәҗбүри эшләр башкару рәвешендә җәза билгеләгән.

Хөкем карары законлы көченә кермәгән.
Яңа Чишмә районы прокуратурасы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев