Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Архангел мәктәбендә авыл хуҗалыгы хезмәткәре белән очрашу булып узган

Һөнәри юнәлешне балачактан ук күрсәтергә кирәк.

Балаларга дөрес юнәлешне ничек күрсәтергә? Дөрес юлны сайлауда ничек ярдәм итәргә?  Аларны авырлыклардан сыгылмаска ничек өйрәтергә? Әлеге сорауларга Архангел мәктәбе педагоглары җавап тапкан.
Бу очракта иң яхшы чара - үзләре сайлаган өлкәләрдә үз тырышлыгы белән уңышларга ирешкән кешеләр белән очрашып сөйләшү.
Ә мондый кешеләр Бистәдә шактый.
Мәсәлән, Алексей Барсуков - авыл хуҗалыгы продукциясен җитештерү һәм сату белән шөгыльләнә, авыл халкына төрле хезмәтләр күрсәтүче терлекче.
Мәктәп укучылары әлеге авыл хуҗалыгы хезмәткәре белән очрашканнар.
Алексей Васильевич балаларга авыл җитештерүе турында: кырчылык, терлекчелек һәм барлык җир эшләре, авыл хуҗалыгының кешеләрне туендыручы өлкә булуы турында сөйләгән.
Балалар Алексей Барсуковка байтак сораулар биргәннәр, ул исә һәр һөнәрдә була торган авырлыклар турында сөйләгән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев