Бюджет учреждениеләре 4 млн. сумга якын грантлар откан
Агымдагы елның беренче яртыеллыгында мәдәният, мәгариф һәм спорт учреждениеләре 4 млн. сумга якын федераль һәм региональ грантлар отканнар.
Мәдәният учреждениеләре 33 проект белән 7 федераль һәм 4 төбәк грант конкурсларында катнашкан, шуларның 4се ике төбәк конкурсында хупланган. Алты проект карау стадиясендә. Конкурсларда катнашу нәтиҗәсендә беренче яртыеллыкта отылган грантлар суммасы 600 мең сум тәшкил итә.
Мәгариф учреждениеләре 35 проект белән 11 федераль һәм 3 төбәк конкурсында катнашкан. Конкурсларда катнашу нәтиҗәсендә беренче яртыеллыкта откан грантлар суммасы якынча 2,6 млн. сум тәшкил иткән (шул исәптән «Ландыш» балалар бакчасында - 1,5 млн. сум).
Спорт һәм яшьләр сәясәте учреждениеләре беренче яртыеллыкта республика конкурсларында катнашу өчен 16 проект тапшырган. «ФОРПОСТ» МБУның яшьләр сәясәте өлкәсендәге «Уңыш территориясе» проекты 700 мең сумлык грант откан. Грант акчасына яшьләр өчен патриотик тәрбия юнәлеше буенча актив мәктәбе узачак.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"
Нет комментариев