Район яңалыклары
Бүләк иясен тапты
Күптән түгел РМЙ-да Ватанны саклаучылар көне уңаеннан үткәрелгән тантаналы чарада "Челтәр компаниясе" ААҖ филиалы Яңа Чишмә РЭЧ-нең 1 класслы шоферы Иван Шилов медаль белән бүләкләнде, ул аңа РФ Кораллы көчләрендә хезмәт иткәндә лаек булган.
Иван Шилов 1993 елның гыйнвар аенда армия хезмәтенә чакырылган, шул ук елның апреленнән башлап Таҗикстан Республикасы территориясендә хезмәт иткән һәм гадәттән тыш хәлләр режимында гражданнарның конституциядә каралган хокукларын яклау буенча бурычларын үтәгән. Моның өчен аңа 2016 елны сугышчан хәрәкәтләрдә катнашучы таныклыгы тапшырылган булса, Ватанны саклаучылар көне алдыннан ул "Таҗикстанда хезмәт иткән өчен" күкрәк билгесе һәм "Сугышчан хәрәкәтләр ветераны" медале белән бүләкләнде.
Иван Шилов РЭЧ-дә 4 ел эшли, үзен грамоталы белгеч, эш сөючән хезмәткәр буларак таныткан. Һәрчак үзе пөхтә, техникасы төзек. Тәүлекнең теләсә кайсы вакытында һәм гадәттән тыш хәлләрдә дә ныклык күрсәтеп, оптимизм белән үз бурычларын намус белән үти, хезмәттәшләре белән әйбәт мөнәсәбәттә.
2016 елның декабрь аенда Энергетиклар көнендә Иван Шилов югары профессионализм күрсәткән һәм ТР-ның электр челтәрләре комплексын үстерүгә керткән саллы өлеше өчен"Челтәр компаниясе" ААҖ филиалының Рәхмәт хаты белән дә бүләкләнгән булган.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"
К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса
Нет комментариев