Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Район яңалыклары

Черемухово Бистәсе эшмәкәре туган ягының аквакультурасын торгыза

Яңа Чишмәдә узган соңгы ярминкәдә «Тере балык» дип язылган сәүдә пятачогы сатып алучыларның игътибарын үзенә җәлеп итте.

Цистернадагы яңа гына тотып алынган сазан (800 граммнан кило ярымга кадәр авырлыктагы) һәм карп балыкларының кыймылдап ятуын ярминкәдә кемнәр генә күрмәде икән?!

Исән, тере балыкларны сатып алучылар шактый булды.

- Боларны кайда үрчетәләр соң?, - дип сорадык без кызыксынып.

- Черемухово буасында, - дип җавап бирде сатучы.

- Кит аннан, булмас?! Район буаларында шундый балык бармикәнни?

Сүз ара сүз киткәч, моның дөрес булуы ачыкланды. Тик балык үзеннән-үзе түгел, ә Черемухово Бистәсендәге эшмәкәр - Сергей Талаев тырышлыгы аркасында булган икән. Эшмәкәр сатучыга булышкан арада, Сергейның абыйсы Виктор безгә барысы турында да сөйләргә кереште.

- Бездә, Черемухово Бистәсендә, күлләр, буалар байтак, ә балыклар вак, карась, гибрид бар. Менә Сергей, ул табигатьне бик ярата, барысын да, ничек тиеш, шулай рәсмиләштереп, буаны арендага алды. Ике ел элек Саратовтан карп һәм сазан маймычларын сатып алып, буага җибәрде. Черемухово буалары шул ягы белән яхшы - алар даими рәвештә чишмә сулары белән дә тулыланып тора, диде. Кыскасы, Саратов маймычлары Черемухово якларында үзләре өчен уңайлы урын тапкан. Балык экологик продуктлар белән тукланып, чиста суда үсә. Сергей аларны бөртек (пешекләп), үлән белән тукландырган. Хәзер ул ике еллык хезмәт нәтиҗәсен күрә – балык сата. Нәкъ менә шул ва
кыт эчендә балык табигый шартларда үсешне тизләтүче өстәмәләрсез кирәкле массаны туплый да икән.

- Без үзебез дә бу балыкны пешерәбез дә, кыздырабыз да, тозлыйбыз да, - дип сөйләде Сергейның әнисе, тиз арада балык тозлау рецепты белән уртаклашып. – Ә балык башыннан искиткеч тәмле уха әзерләп була.

Арендага алынган буа территориясе видеокамералар белән җиһазландырылган һәм хуҗа кеше реаль вакыт режимында, хәтта күп чакрымнар аша да, анда ниләр булганын күзәтә ала. Сергей үзе сөйләгәнчә, аңа балык хуҗалыгы белән шөгыльләнү бик ошый. Табигатьне һәм хайваннарны һәрчак яраттым, ди. Кайчандыр, әле XX гасыр башында ук безнең яклар балыкның күп булуы белән дан тоткан, хәтта мәрсиннәр (осетра) балыгы да булган. «Бу җәнлек» - Сергейның да киләчәккә өмете. Аның киләчәктә үз маймычларын үстерә башлау планы да юк түгел. Хәзер аның зур балыгы бар инде, ул, гадәттә, өченче елдан соң үрчи башлый. Тик бу максат өчен, ким дигәндә, тагын ике буа кирәк булачак: уылдык чәчү һәм кечерәк балыклар өчен. Фән буенча, Сергей хәзер аквакультура белән шөгыльләнә, ул балык үрчетү белән генә түгел, ә соңыннан маймычларны сулыкларга чыгаруны күздә тота.

Сергей белән әңгәмә аның үз эшенә җитди һәм ныклап тотынуына ышандырды. Ә әлегә бу беренче сынау адымы гына һәм балык үстерү һәм сату буенча шактый уңышлы адым. Ул безне киләсе язда, буага маймычлар җибәргән вакытта, үзенең балык хуҗалыгына чакырды. Балык үстерү технологиясе турында җентекләп сөйләргә вәгъдә итте, аның турында ул интернетта бик күп әдәбият һәм мәгълүмат өйрәнгән. Сергейга эшендә уңышлар телибез.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев