Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Гаилә - мәхәббәт һәм хөрмәт чыганагы

Яңа Чишмә ЗАГСында халыкара гаилә көнен билгеләп үттеләр.

Гаилә төшенчәсенә артык бәя бирү авыр: һәр кешенең тормышы гаиләдән башлана, җәмгыять ныклы гаиләләргә нигезләнеп төзелә, дәүләт тә гаилә ярдәмендә ныгый һәм үсеш ала. Гаилә кешелек кыйммәтләрен һәм мәдәниятен саклауда төп роль уйный. Халыкара гаилә көне уңаеннан тантаналы чараны оештыручылар да нәкъ менә шулар турында сөйләде. 

Бәйрәм чарасына быел бергә гомер итүләренең юбилейларын билгеләп үтүче дүрт гаилә, гаиләләрендә күптән түгел генә балалары туган күп балалы яшь әти-әниләр чакырылган иде, биредә Россия Федерациясенең яшь гражданнарына тантаналы рәвештә паспортлар да тапшырдылар.

Тантанага чакырылганнарны район башлыгы урынбасары Надежда Попкова, район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Александр Еронтьев, район ветераннар советы рәисе Анастасия Козловалар котлады һәм аларга истәлекле бүләкләр тапшырды. 

Мәдәният хезмәткәрләре Олеся Финагентова, Юлия Самсонова, Илсөяр Дәүләтшина һәм яшь сәхнә йолдызы - БСМдә укучы Анастасия Ерашова барлык чарага килүче гаиләләргә үзләренең музыкаль номерларын бүләк иттеләр. 

Күп балалы гаиләләрдә һәрчак аерым традицияләр, гадәтләр, яшәү рәвеше барлыкка килә. Мондый гаиләләрдәге әти-әниләр картлыкларының тыныч үтүенә ышана ала, чөнки рәхмәтле балалары аларга ярдәм итәчәк.

 Зур гаилә - шәп нәрсә

 Яңа Чишмә ЗАГСында халыкара гаилә көнен билгеләп үттеләр

Дүрт бала тәрбияләүче Яңа Чишмәдән Василий һәм Мария Зарубиннар гаиләсенә бик күп матур сүзләр әйтелде. Алар үзләре дә күп балалы гаиләләрдә тәрбияләнгәннәр һәм тату гаилә булдыру аларның хыялы булган. Һәм бүген алар Кира, Дарина, Марк һәм Миронны тәрбияләп үстерәләр. Гаиләдә үзара аңлашу, балаларга һәм барлык кешеләргә карата кайгырту хөкем сөрә. Зарубиннар гаиләсе белән таныш булган һәркем өчен алар үрнәк булып тора.

Илназ һәм Ленуза Әхмәтовлар Тубылгы Тау авылында туып үскәннәр. 2016 елда өйләнешкәннән соң алар Яңа Чишмәгә күченгәннәр. Биредә өч ул -Газиз, Гаяз һәм Риязны тәрбияләп үстерәләр. Әхмәтовлар гаиләсендә җылы һәм гармонияле мөнәсәбәтләр урын алган, аларның балалары тату гаиләдә үсә.

Шахмай авылында күп балалы үрнәк Лотфуллиннар гаиләсе яши. Тантанада Илүс һәм Ләйсән үзләренең балалары Әмир, Зилә һәм Ильяс белән бергә гаилә бәйрәме белән котлауларны кабул иттеләр. Лотфуллиннар гаиләсе районда үтә торган төрле чараларда - спорт бәйрәмнәрендә, рәсем конкурсларында һ.б. катнаша. Гаилә ярышларда һәм конкурсларда призлы урыннар яулый. Алар табигать кочагында ял итәргә һәм республикабызның шәһәрләре һәм авыллары буйлап сәяхәт итәргә ярата.

 Мәхәббәт - нык гаилә нигезе

Гаилә һәрвакыт кеше өчен иң мөһим кыйммәтләрнең берсе дип саналган. Нык гаиләләр җәмгыятьнең әхлакый үсеше өчен нигез булып тора.
Бәйрәм чарасына Тубылгы Тау авылыннан Гарәфетдин һәм Мәрьям Кадыйровлар гаиләсе чакырылган иде. 10 апрельдә алар зөбәрҗәт туйларын (бергә яшәүнең 55 еллык юбилеен) билгеләп үткәннәр.

Гарәфетдин белән Мәрьям балачактан ук таныш, алар икесе дә иҗади шат күңелле кешеләр. Яшь вакытларында үзешчән сәнгать белән мавыкканнар, төрле түгәрәкләргә йөргәннәр, спектакльләрдә катнашканнар һәм аларның дуслыклары мәхәббәткә әверелгән. 

Алар ике кыз тәрбияләп үстергәннәр, хәзер сигез оныклары һәм 10 оныкчыклары бар. Гаилә искиткеч һәм иҗат белән тулы тормыш алып барган, һәрвакыт бергә булганнар, бер-берсенә таянып, лаеклы балалар үстергәннәр, ә иң мөһиме - еллар узгач та үз мәхәббәтләрен саклап калганнар. Авыл хезмәтенә күнеккәнгә күрә, алар хәзер, пенсиягә чыккач та, үзләренең йорт хуҗалыгы белән актив шөгыльләнәләр: бакчалары бар, анда күп чәчәкләр, виноград һәм төрле сортлы помидорлар үстерәләр. 

Һәр парның үз мәхәббәт тарихы һәм үз тормыш тәҗрибәсе, әмма аларның барысын да тыйнаклык, зирәклек һәм бер-берсенә карата хөрмәт һәм наз белән тулы мөнәсәбәтләр берләштерә.  Яңа Чишмә районында сапфир туйларын (45 ел бергә гомер итү) быел өч гаилә билгеләп үткән. 

Илгиз һәм Рушания Җамалиевлар мәктәп эскәмиясеннән үк таныш: Яңа Ибрай авылы мәктәбендә бер сыйныфта укыганнар, дус булганнар. Һөнәрләр алып, гаилә коргач, Яңа Чишмәгә күченгәннәр.  Шәхси дисциплиналылык, корректлык, аралашучанлык һәм тыйнаклык кебек сыйфатлары аркасында Җамалиевларны үз хезмәт коллективларындагы хезмәттәшләре хөрмәт иткәннәр. Бу сыйфатларга алар ике кызларын да өйрәтергә тырышканнар. 

 Яңа Иванаево авылыннан Дмитрий һәм Наталья Карташовлар - авылда иң хөрмәтле гаиләләрнең берсе һәм алар сапфир туйларын билгеләп үткәннәр.  Нык һәм тырыш Карташовлар гаиләсендә өч бала үскән. Бүгенгесе көндә Дмитрий һәм Наталья алты оныклары белән бик теләп очраша, аларны үз үрнәкләрендә игелекле һәм эш сөючән булырга өйрәтәләр.

Яңа Чишмәдән Николай һәм Ирина Кокиннар турында кайда туганнар, шунда ярап куйганнар, дип әйтеп була.  Алар гомер буе Яңа Чишмәдә яшәгәннәр һәм эшләгәннәр. Ә аларның йортында игелек һәм дустанә атмосфера хөкем сөрә, анда туганнар һәм дусларны шатланып каршы алалар. Бу гаиләдә җылылык һәм мәхәббәт урын алган. Аларның кызы боларның барысын да күреп үскән һәм бүген дә Кокиннар яшь күңелле һәм тормыш сөючән булып кала бирә. 

- Сезнең тирән хисләрегез алга таба да оптимизм һәм бәхет чыганагы булып калсын, - диде юбилярларга үз котлавында район башлыгы урынбасары, хатын-кызлар Советы рәисе Надежда Попкова.

 Гражданин булу – мактаулы эш

 Яңа Чишмә ЗАГСында халыкара гаилә көнен билгеләп үттеләр

Үз иленең гражданы булу - җәмгыять һәм үз-үзең алдында да зур җаваплылык.  Бу көнне безнең районда яшәүче сигез егет һәм кыз Россия Федерациясе паспортларын алды. Әлеге мөһим документны аларга Россия ЭЭМнең Яңа Чишмә районы буенча миграция пункты начальнигы Галина Юрьева тапшырды. Балалары белән бу шатлыкны уртаклашыр өчен чарага аларның әти-әниләре дә килгән иде. 

Яшь гражданнар «Бердәм Россия» вәкиле Светлана Васильева кулыннан истәлекле бүләкләр алдылар һәм бәйрәмдә катнашучыларның барысы да аларны бу вакыйга белән котладылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев