Яңа Чишмә ЮХИДИ хезмәткәренә ришвәт бирергә теләгәннәр
Узган атнада ЭЭБнең кизү тору часте тарафыннан 22 хәбәр теркәлгән, 2 җинаять эше кузгатылган.
Сәламәтлеккә зыян китерү
5 октябрьдә Биектауда яшәүче гр-ка А., Волчья Бистәсе авылының Үзәк урамындагы йортларның берсендә, гр. Б. белән килеп чыккан низаг барышында, аның битенә урындык белән суккан. Гр. Б. егылгач, ул аның битенә тагын берничә тапкыр суккан.
Ришвәт бирү
2023 елның 25 октябрендә гр. Г. ЮХИДИ инспекторына эш машинасы салонында 1000 сум күләмендә ришвәт бирергә теләгән.
Ришвәт бирү факты буенча җинаять эше кузгатылган.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"
Нет комментариев