Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Район яңалыклары

Язгы чакырылыш башлана

Быел яз Яңа Чишмә районыннан 14 егетне хәрби хезмәткә - армиягә чакыру планлаштырыла.

3-4 апрельдә хәрби хезмәткә чакырылырга тиешле 70кә якын егет медицина тикшерүе узган. Комиссия нәтиҗәләре буенча, чакырылучыларның кайберләре хәрби хезмәткә яраклылыкны тәгаенләү өчен өстәмә медицина тикшерүенә җибәреләчәк.

Агымдагы елның язында Татарстаннан 3 меңнән артык егет армия хезмәтенә чакырылачак. Бер солдат-срочник та СВО зонасына да, нинди дә булса «кайнар нокталарга» да җибәрелмәячәк. Хезмәт срогы тәмамлангач, 2022 елның язгы чакырылыштагы барлык хәрбиләр запаска җибәреләчәк.

21 апрельгә районда хәрби хезмәткә чакырылучылар көнен уздыру планлаштырыла.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев