Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Район яңалыклары

Икеайлык чорында ККК полигоны эшләячәк

Төзекләндерү буенча икеайлык чорында Яңа Чишмәдә ККК (каты көнкүреш калдыклары) полигоны ачык булачак.

31 майга кадәр район үзәгендә яшәүчеләр, предприятиеләр һәм оешмалар калдыкларны полигонга чыгара ала.
Моңа зур габаритлы чүп-чар, узган елгы яфраклар, кисеп алынган куаклар, агач ботаклары, иске җиһазлар, төзелеш чүп-чарлары һ. б. керә.
Ләкин полигонга пакетларга тутырылган вак көнкүреш чүп-чарларын һәм калдыкларны ташларга ярамый, алар өчен һәр җирдә чүп мәйданчыкларында контейнерлар урнаштырылган.
Полигон дүшәмбедән тыш сәгать 11дән кичке 7гә кадәр (шимбә һәм якшәмбе 9дан 19:00гә кадәр) эшләячәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев