Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Район яңалыклары

ЮХКнең каникулы юк

Яңа Чишмәдә язгы каникуллар ЮТҺсез үткән.

Язгы каникул алдыннан юл хәрәкәте инспекторларының эшләре байтак булган: балаларның каникулы һәлакәтләрсез генә узсын өчен, алар районның барлык мәктәпләрендә дә ата-аналар җыелышлары уздырганнар, анда юллардагы иминлек, ЮХКен үтәүнең мөһимлеге һәм әлеге өлкәдә ата-аналарның балалар өчен үрнәк булу кирәклеге турында сөйләгәннәр. Мәктәп укучылары белән дә күп кенә чаралар һәм куркынычсызлык дәресләре үткән.

Бүгенгесе көндә Яңа Чишмә полиция хезмәткәрләре - участок уполномоченныйлары һәм ЮХИДИ хезмәткәрләре үз бурычларын үтәгәннәр, дип әйтеп тә була - Яңа Чишмә районында укучыларның каникулы ЮТҺләрсез үткән.

Тубылгы Тауда укучылар һәм аларның әти-әниләре «Игътибарлы бул!»  һәм «Юлда җаваплылык» темалары буенча үткән дәресләрне яхшы үзләштергәннәр.

 

Акбүре мәктәбендә укучыларның ата-аналарына хокук бозуларны профилактикалау буенча мәгълүмат җиткерелгән. Аларга балаларның юлда үз-үзләрен дөрес тоту, велосипедта куркынычсыз йөрү, яктылыкны кире кайтаручы элементларны кулланулары турында белешмәлекләр тапшырылган.

 

Чаллы Башы мәктәбенең башлангыч сыйныф укытучысы «Куркынычсызлык каешын һәм махсус утырту җайланмасын ничек дөрес кулланырга» дигән темага профилактик әңгәмә үткәргән.

 

Чуаш Чабаксары мәктәбе укытучылары каникул алдыннан дәресләрдә «Иминлек минутлары» үткәргәннәр, алар балаларда юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозучы яшьтәшләренең һәм өлкәннәрнең гамәлләренә тәнкыйди мөнәсәбәт булдыруга ярдәм итә.

 

Яңа Чишмә урта мәктәбендә ата-аналар җыелышында балаларда юл-транспорт травматизмын профилактикалау мәсьәләләре каралган, ата-аналарга балаларның велосипедларда, скутерларда һ.б. куркынычсыз йөрүләре турында белешмәлекләр таратылган. Укучылар белән «Юл күзәтчелеге» дип аталган чара үткәрелгән.

 

 

Яңа Чишмә гимназиясе укучылары ЮХКен пропагандалау буенча инспектор Алексей Кадымов һәм Чирмешән районы «Юл хәрәкәте иминлеге» ДБУның профилактика бүлеге начальнигы Алина Филиппова белән очрашканнар.

Очрашу агитация-профилактика сыйфатында үткән: язгы каникул алдыннан укучыларга велосипедта һәм башка шәхси мобиль чараларда куркынычсыз йөрү турында искәрткәннәр.

 

 

 Петропавел мәктәбендә булып узган ата-аналар җыелышына байтак халык килгән. Җыелыш «Язгы каникулда балаларның шәхси иминлеге» дип аталган.

 

 

Волчья мәктәбендә ЮТҺен профилактикалау буенча гомуммәктәп ата-аналар җыелышы, «Бала - төп пассажир» акциясе узган, ә ЮИД отряды җитәкчесе балалар белән «Юл-транспорт травматизмы» темасына әңгәмә үткәргән.

 

Яңа Чишмә башлангыч мәктәбендә шулай ук каникул вакытында куркынычсызлык буенча әңгәмәләр булган. Велосипедлар, самокатларны йөртү кагыйдәләрен искәртеп, инструктажлар уздырылган, укучылар һәм ата - аналар журналларга имзаларын куйганнар.

ЮИД отряды активистлары укучылар һәм аларның әти-әниләре арасында автомобильдә махсус утырту җайланмасын куллану турында сораштыру үткәргәннәр.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев