Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
Район яңалыклары

Контейнерлар — көнкүреш калдыклары өчен генә

Без тагын бер кат үләннәрне, сабакларны, киселгән агач һәм куак ботакларын утильләштерү темасына әйләнеп кайтабыз (бу хакта газетабызның 29 июль санында язган идек).

Чүп-чар контейнерлары БАРЫ ТИК каты көнкүреш калдыклары өчен генә билгеләнгән һәм мәйданчыклар үсемлек калдыклары белән тулырга тиеш түгел.

Помидор, кыяр, кабак һәм бәрәңге сабакларын компост ясау өчен кулланылырга мөмкин, киләсе елга менә дигән органик ашлама булачак.

Киселгән агач һәм куак ботакларына килгәндә, аларны «Яңа Чишмә ТКХ» МУП территориясендә утильләштерү турында карар кабул ителгән. Халык ботакларны бирегә шимбә һәм якшәмбедән тыш, көн саен иртәнге сәгать 8дән 16:00гә кадәр алып килә ала. Ботакларның озынлыгы 1,5 метрдан, ә калынлыгы 5 см-дан артмаска тиеш. Оешманың ваклагыч җайланмасы бар һәм ул ботаклардан пычкы чүбе ясаячак. 

Реклама

Район халкына шуны искәртәбез: законны һәм торак пункт территориясен төзекләндерү кагыйдәләрен бозган өчен штрафлар каралган, алар һәр хокук бозу очрагы буенча берничә кат салынырга мөмкин.

Ә район үзәгендәге контейнер мәйданчыклары янында тиздән хокук бозуларны теркәү өчен видеокамералар урнаштырылачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев