Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Район яңалыклары

Коррупция белән көрәш даими булырга тиеш

9 декабрьдә билгеләп үтеләчәк Халыкара коррупциягә каршы көрәш көне алдыннан без Яңа Чишмә муниципаль район башлыгы, шул ук вакытта районда коррупциягә каршылык күрсәтүдә эшне координацияләү буенча комиссия рәисе дә булган В.М. Козловка коррупциягә каршылык күрсәтү өлкәсендә җирле үзидарә органнары эшчәнлеге нәтиҗәләре турындагы мәсьәләләр белән мөрәҗәгать иттек.

- Вячеслав Михайлович, 2017 елда районда коррупциягә каршылык күрсәтү өлкәсендә үткәрелгән эшне Сез ничек бәялисез?
- Коррупция - җәмгыятьне һәм дәүләтне матди һәм әхлакый югалтулар сыйфатында юкка чыгаручы негатив күренеш ул. 2017 елда муниципаль районда коррупциягә каршылык күрсәтү өлкәсендә үткәрелгән эшкә, иң беренче чиратта район халкы фикеренә таянып, хәзер гомумән бәя бирергә буладыр дип уйлыйм мин.
Моның өчен 2017 ел дәвамында коррупцияне кисәтү һәм профилактика өлкәсендә чаралар комплексы үткәрелде. Үткәрелгән эш нәтиҗәләре шуны күрсәтә: муниципаль районы җирле үзидарә органнарындагы кайбер урындагы кешеләрнең "Коррупциягә каршылык күрсәтү турында"гы Федераль закон таләпләрен үтәү буенча принципиаль позициясе җитәрлек булмаган, шуңа да әлеге урындагы кешеләр нигезле төстә дисциплинар җаваплылыкка тартылганнар.
- Районда коррупциягә каршылык күрсәтү өлкәсендә җирле үзидарә органнары эшчәнлегенең нинди юнәлешләре буенча чаралар кабул ителгән?
- 2017 елда коррупция профилактикасы субъектлары тарафыннан районда муниципаль урынга урнашкан (калган) кешеләр һәм муниципаль хезмәткәрләрнең милке һәм милек сыйфатындагы йөкләмәләре, керемнәр турындагы мәгълүматларны тикшерүләр (20), шулай ук гражданнардан җыелган үзара салым акчаларыннан файдалануга тикшерүләр, районның муниципаль бюджет учреждениеләрендә факультатив һәм түгәрәкләрнең чынында эшләвенә планнан тыш тикшерүләр, норматив хокукый актлар һәм аларның проектларына коррупциягә каршы экспертиза һ.б. үткәрелгән. Район башлыгының коррупциягә каршылык күрсәтү мәсьәләләре буенча ярдәмчесе В.В. Темниковның муниципаль хезмәткәрләрнең керемнәре, милке һәм милек сыйфатындагы йөкләмәләре турындагы мәгълүматларны тикшерү нәтиҗәләре турындагы доклады миндә зур кызыксыну уятты. Анда, мисал өчен, районның муниципаль хезмәткәрләренең һәм муниципаль урында калган кешеләрнең булган табышлары турындагы аерым моментлар чагылыш алган, бу турыда аларның кайберләре тикшерү үткәрү төгәлләнгәч кенә белгән һәм исләренә төшергән, бу һич тә ярамый торган күренеш!
- Вячеслав Михайлович, халыкара коррупция белән көрәш көне кысаларында районда нинди чаралар үткәрелгән?
- Әлеге датаның әһәмиятлелеген исәпкә алып, район башкарма комитетының тиешле боерыгы белән 8 ноябрьдә гомуми белем бирү, мәдәният, спорт, сәламәтлек саклау учреждениеләрен, иҗтимагый оешмалар һәм авыл җирлекләрен тартып (җәлеп итеп) чаралар планы расланган иде. Коррупциягә каршы темалар буенча ачык дәресләр, сыйныф сәгатьләре үткәрелде, хокук саклау һәм контроль-күзәтчелек итү органнары, районның иҗтимагый берләшмәләре вәкилләре белән өлкән сыйныф укучылары очрашуы оештырылды, фермер хуҗалыклары башлыкларының район прокуратурасы һәм җирле үзидарә органнары вәкилләре белән очрашуы үткәрелде.
Коррупцияне бер тапкыр үткәрелгән чаралар һәм юллар белән генә бетереп булмый, коррупцияне кисәтү һәм профилактика даими, принципиаль һәм ачык булырга тиеш. Мин, коррупциягә каршылык күрсәтүдә эшләрне координацияләү буенча комиссия рәисе буларак, коррупция мәсьәләләре буенча районыбызның теләсә кайсы кешесен тыңларга һәм кирәк булган очракта коррупция юнәлешендәге кабат тәртип бозуларны булдырмый торган кичектергесез чаралар кабул итәргә әзер. "Язма корреспонденцияләр өчен хәбәрдарлык тартмалары" аша мөрәҗәгать итүдән читтә калмаган район халкына да рәхмәт белдерәсе килә.
- Әңгәмәгез өчен рәхмәт.
Сорауларны Азат
МУСИН бирде

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев