Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
Район яңалыклары

Күпфатирлы йортны капиталь ремонтлау тәмамлана

Яңа Чишмәдә республика программасы буенча күп фатирлы йорт ремонтлана

ФОТО Төзелеш бригадасы Буреев урамында ремонтлана торган 13 нче йорт янындаФОТО Төзелеш бригадасы Буреев урамында ремонтлана торган 13 нче йорт янында

Яңа Чишмә районында тиешле республика программасы буенча дистәләгән йорт капиталь ремонтланган. Агымдагы елда Буреев урамындагы 13 нче йортта ремонт эшләре бара.

Йортны капиталь ремонтлау буенча конкурста «Блокстрой» җәмгыяте җиңгән (җитәкчесе — Евгений Клюев). Капиталь ремонтка 3 млн. сум акча бүлеп бирелгән.

Йортны ремонтлау эшләрен Урта Азия егетләре алып бара, алар барлык эшләрне намус белән һәм сыйфатлы итеп башкарырга тырыша. «Әмма төзелеш материаллары буенча бераз тоткарлык бар», — диләр алар.

Хәзергеcе вакытта эшләрнең инде 95% башкарылган. Йортның барлык стеналары да җылытылган, ә фасад металл сайдинг белән тышланган (бу — йортта җылы булачак дигәнне аңлата), тәрәзә һәм балконнарның агач рамнары буялган. Газ торбаларын буярга һәм кайбер эшләрне башкарасы гына кала.

Реклама

— Капиталь ремонт эшләре Төзүчеләр көненә тәмамланачак, — дип билгеләп үтте Евгений Клюев.

Быел «Блокстрой» ҖЧҖ төзүчеләре шактый эшләр башкарган. Әдәмсә, Акъяр һәм Ленино ФАПларын капиталь ремонтлаганнар (эшләрнең гомуми бәясе — 3,6 млн. сум), шулай ук Ленино урта мәктәбендә азык-төлек блогын капиталь ремонтлауны да тәмамлыйлар (3,2 млн. сум). Анда үзгәртеп планлаштыру булган, эчке якны ремонтлаганнар, электрүткәргечләре, сантехника һәм суүткәргечләр алыштырылган. Азык-төлек блогында 1 млн. сумлык яңа җиһазлар урнаштырыла. «Барлык эшләр 20 августка тәмамланырга тиеш», — диде безгә Евгений Клюев.

ФОТО Төзелеш бригадасы Буреев урамында ремонтлана торган 13 нче йорт янында

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев