Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Район яңалыклары

Маршрутларга – аерым игътибар

Юл хәрәкәте куркынычсызлыгы буенча район комиссиясенең чираттагы утырышында мәктәп маршрутлары, автобуслар торышына кагылышлы мәсьәләләр каралды, районда авариялелек торышы буенча 7 айлык нәтиҗә тыңланды.Утырышны район башкарма комитет җитәкчесе Ринат Фәсахов үткәрде.

"Главтатдортранс" ГКУ вәкиле Рәшит Әшрапов алар балансында булган, мәктәп маршрутлары узучы юллардагы кимчелекләрне бетерү турында хәбәр итте . Аерым алганда, Тубылгы Тау күперендә койма тәртипкә китерелгән, һәр җирдә дә чокырчыкларга ремонт ясалган, юллардан санкцияләнмәгән төшү урыннары бетерелгән (ябылган), юл читендәге куаклыклар киселгән. Яңа Чишмә - Архангел Бистәсе юлы иң проблемалысы булып кала бирә, анда чокырчыклар байтак. - Август азагы - сентябрь ае башларында анда асфальт түшәү эшен башларга планлаштыралар (агымдагы елда 900 метр юлга - 20 млн. сумлык).
Ринат Фәсахов юл хезмәтләре игътибарын мәктәп тирәсендәге җәяүлеләр йөри торган юлны, мәктәпләргә керү юлларын яңартырга һәм куркынычсызлык паспортлары нигезендә мәктәп маршрутларын әлеге кагыйдәләргә туры китерергә кирәклегенә юнәлтте (Яңа Чишмәдән кала бар җирдә дә кимчелекләр бар). ЮХИДИ бүлек начальнигы Евгений Михайлов агымдагы елның 7 аенда район юлларындагы авариялелек торышы турында информация ясады (бу турыда тәфсилләбрәк аерым язмада). Мәктәп автобусларының торышы турында мәгариф бүлеге белгече Рәис Сөниев хәбәр итте. 17 мәктәп маршрутларында 10 автобус эшләячәк, балалар саны 200 дән артык. Бүгенгесе көндә 5 автобуска ремонт таләп ителә (аларны Чирмешән АТП-сы ясаячак, автобусларга шушы предприятие хезмәт күрсәтә).
Мәктәп маршрутларының паспортлары әзер, юллар буенча, Кр. Октябрь- Новопоселенная Лебедка юлындагы бер арадан кала, аерым проблемалар юк. Шулай ук автобусларның тахометрлар, тизлекне чикләүче җиһазлар белән тәэмин ителешләрен һәм аларның ГЛОНАСС системасына тоташуларын тикшерергә кирәк. Өч автобуста кышкы шиплы көпчәкләрне җәйгегә алыштыру, шоферларны рейска чыгар алдыннан һәм рейстан кайтканнан соң медицина каравы үткәрүне оештыру (алкотесторлар кирәк, алар Яңа Чишмәдә һәм Шахмайда гына бар) буенча мәсьәләләр бар.
Тикшерелгән мәсьәләләрнең һәм ачыкланган кимчелекләрнең барысы да комиссия утырышы беркетмәсенә кертелде һәм аларның үтәлеше контрольдә булачак.
Азат МУСИН

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев