Реклама
Район яңалыклары
«Мотоцикл» операциясенә нәтиҗәләр ясалган
26 июльдә Казанның «Мотобат» ЮХИДИ идарәсе хезмәткәрләре Архангел Бистәсендә яшәүче мопед белән идарә иткән балигъ булмаган яшүсмерне туктатканнар.
Ул мопедны әтисеннән алган, моның өчен әтисенә 30 мең сумлык штраф яный. Хокук бозу турындагы материаллар балигъ булмаганнар эшләре буенча комиссиягә тапшырылган, анда яшь «йөртүчене», һичшиксез, профилактик исәпкә куячаклар.
1 августта Яңа Чишмә районы буенча Дәүләт автоинспекциясе хезмәткәрләре чираттагы кизү тору вакытында Тубылгы Тау — Ленино юлында мопед белән идарә итүче 14 яшьлек яшүсмерне туктатканнар.
Малайга мопедны әле күптән түгел генә әти-әнисе сатып алган. Яшүсмер әнисен Ленинодан — эштән алып кайтырга ниятләгән. Ләкин әнисенә сюрприз ясап булмаган, юлда аны хокук саклау хезмәткәрләре туктаткан.
«35 мең сумга сатып алынган бүләк малайның әти-әнисенә ике тапкыр кыйммәтрәккә төшәчәк, чөнки аларга 30 мең сум административ штраф түләргә туры киләчәк. Материаллар шулай ук балигъ булмаганнар эшләре буенча комиссиягә дә җибәреләчәк».
8 августта Яңа Чишмәдә яшәүче балигъ булмаган яшүсмер юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозып, электр самокаты белән тротуардан түгел, ә юлның машиналар йөри торган өлешендә хәрәкәт итә. Хокук бозучыга карата РФ КоАПның 12.29 ст. 2 ч. буенча беркетмә төзелгән.
Яңа Чишмә районы буенча ЮХИДИ хезмәткәрләре шуны искәртә: балигъ булмаганнар тарафыннан кылынган хокук бозулар өчен административ җаваплылыкка өлкәннәр тартылачак, шул ук вакытта транспорт чарасы белән йөртү таныклыгыннан башка идарә итүче өлкәннәр өчен дә җаваплылык каралган. Алар өчен штраф 5 меңнән 15 мең сумга кадәр тәшкил итә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"
Нет комментариев