Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Район яңалыклары

Шаулап-гөрләп үтеп тә китте

Ел саен 30 августта Яңа Чишмә районында халыкның күмәк күңел ачу чаралары уза. Быел да әлеге бәйрәм - Республика көне бик матур булды.

Көн дәвамында спорт мәйданчыкларында төрле спорт ярышлары, ә балалар уен мәйданчыкларында мавыктыргыч уеннар һәм конкурслар үткәрелде.
Кичке сәгать 5ләр тирәсендә халык мәдәният һәм ял паркында җыела башлады, анда нәкъ менә билгеләнгән вакытта бәйрәмнең тантаналы өлеше башланды. Аны район башлыгы Вячеслав Козлов һәм" ТР буенча РФ Социаль иминият фондының региональ бүлеге" ДУ идарәчесе Рамил Гайзатуллиннар ачып җибәрде.
Җыелучыларны җылы сәламләп, алар, республикабызның көннән-көн чәчәк атуы шунда яшәүче һәр кешегә бәйле, дип билгеләп үттеләр.
Бүген шушы бик матур бәйрәмдә район үзенең хезмәтчәннәрен хөрмәтли. "Яңа Чишмә хәбәрләре" газетасы редакциясе җитәкчесе Азат Мусинга, "Яңа Чишмә" ҖЧҖ филиалы бухгалтеры Гөлүсә Гатауллинага ТР Министрлар Кабинетының Рәхмәт хатлары тапшырылды, Черемухово МЙның сәнгать җитәкчесе Вера Коновалова "Мәдәнияттәге уңышлары өчен" дигән күкрәк билгесе белән бүләкләнде. "Яңа Чишмә" ҖЧҖ-дә бозау караучы Зөлфия Әхмәтвәлиева, РҮХ-дә шәфкать туташы Әнисә Кәбирова, БСМдә укытучы Гөлүсә Рамазановалар район башлыгының Рәхмәт хатлары белән билгеләп үтелделәр.
Яңачишмәлеләр якташларын - бүләк ияләрен көчле алкышларга күмделәр.
- Дәүләт - ул зур гаилә, диләр чараны алып баручылар Анна Суворова һәм Илназ Шәйхетдинов, - ә гаилә ул мәхәббәттән торган кечкенә дәүләт. Хөрмәтләү өчен сәхнә түренә гаилә парлары чакырылды - Черемухово Бистәсеннән Петр һәм Анна Митрофановлар, Чертуштан Рәфәгать һәм Фәүзия Абдуллиннар, Чуаш Чабаксарыннан Владимир һәм Анна Петровлар. Әлеге гаиләләрдә 5 һәм аннан да күбрәк бала тәрбияләнгән. Район башкарма комитет җитәкчесе Ринат Фәсахов һәр гаилә турында җылы итеп сөйләде. Әлеге гаиләләргә чәчәк бәйләмнәре һәм истәлекле бүләкләр тапшырылды.
Район башлыгы урынбасары, хатын-кызлар Советы рәисе Надежда Попкова алты ана гаиләсен (Алия Ганиева, Раилә Гарифуллина, Ләйсән Леонова, Әлфизә Мортазина, Екатерина Сальцина һәм Светлана Темникова) бәйрәм һәм икенче һәм өченче балалары якты дөньяга килү белән котлады. Әниләргә ана капиталы сертификатлары һәм чәчәк бәйләмнәре тапшырылды, ә балалар бүләккә уенчыклар алды.
Ул көнне 13 яшь яңачишмәле өчен икеләтә бәйрәм булды: район миграция хезмәте начальнигы Галина Юрьева кулыннан алар РФ гражданины паспортлары алдылар. "Бердәм Россия" партиясе җирле бүлеге башкарма комитеты җитәкчесе Зөлфия Бикбова яшь гражданнарны котлап, истәлекле сувенирлар тапшырды. Ә "Родничок" коллективы алар өчен "Парус мечты" җырын башкарды. Любовь Коновалова, Илназ һәм Ләйсән Шәйхетдиновлар җырлары да ямь өстенә ямь булды. "Шешминка" бию ансамбле төрле биюләре белән сөендерде. Һәм кабат сәхнәгә хөрмәткә лаек яңачишмәлеләр чыкты. Бу юлысы - "Экояз - 2017" конкурсында җиңүчеләр. Конкурсның "Экопредприятие" номинациясендә җиңүче шәхси эшмәкәр Надежда Панфилова Татарстан Республикасының Экология һәм табигый ресурслар министрлыгының Мактау грамотасы белән бүләкләнде. "Экоҗирлек" номинациясендә Яңа Чишмә (1 урын), Тубылгытау (2 урын) һәм Красный Октябрь АҖ (3 урын) район башкарма комитеты җитәкчесенең Мактау грамоталары белән бүләкләнделәр. Әлеге авыл җирлекләре башлыкларына 7, 5 һәм 3 мең сум күләмендәге сертификатлар тапшырылды.
"Территорияләрне иң яхшы төзекләндерү" конкурсында оешмалар һәм учреждениеләр арасында 1 урынны Мәшгульлек үзәге белән Ак Барс Банк бүлеште, РҮХ -2 урында, ҮКС һәм Картлар йорты - 3 урында.
Кече һәм урта бизнес объектлары арасында "Иң яхшы төзекләндерү" номинациясендә 1 урын Надежда Панфиловага бирелде, Рамил Нуртдинов - 2 урында. Ә авыл җирлекләре арасында әлеге конкурста Ленино (1 урын), Черемухово (2 урын) һәм Шахмай АҖ (3урын) иң яхшылары дип танылды.
Мактау грамоталары белән бергә барысына да акча сертификатлары тапшырылды.
"Милли кухня көннәре" район конкурсы нәтиҗәләре буенча Зирекле лицее һәм Яңа Чишмә гимназиясе җиңүчеләр дип танылды. Шушы мәктәп директорларын район башкарма комитет җитәкчесе урынбасары Луиза Исхакова котлады.
Бәйрәмнең тантаналы өлеше "Мы - единое целое" җыры белән төгәлләнде. Ә аннан соң сәхнә артистларга - Татарстан башкаласыннан килгән кунакларга бирелде. Яңачишмәлеләр яңа паркта соңга чаклы күңел ачтылар, музыка тыңладылар, туңдырма, татлы эчемлекләр белән сыйландылар. Кичке сәгать 8 дә караңгы күк йөзен искиткеч матур салютлар яктыртты.
Шуңа охшаш бәйрәм чаралары районның һәр авыл җирлегендә үтте.
- АМЙ каршындагы мәйданда "Чәчәк ат, Татарстаным!" дип исемләнгән бәйрәм концерты булды. Бераз яңгыр явып үтсә дә, чыгыш ясаучылар да, тамашачылар да өйләренә ашыкмадылар: мәйдан буш булмады, көчле алкышлар концертта катнашучыларга көч бирде һәм аларны тагы да дәртләндерде, - дип хәбәр иттеләр безгә Черемухово Бистәсендә яшәүчеләр.
Лариса Федорова. Автор фотосы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев