Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
Район яңалыклары

Татарстанда «Трактор» профилактик операциясе игълан ителгән

Тракторлар катнашында юл-транспорт һәлакәтләре һәм бәхетсезлек очраклары санын киметү — чараның төп максаты

Татарстан Республикасы буенча ЭЭМнең ЮХИДИ идарәсе Татарстан Республикасы буенча Гостехнадзор идарәсе белән берлектә 10-20 августта «Трактор» дигән шартлы исем астында профилактик чара үткәрә. Бу хакта республика Дәүләт автоинспекциясенең матбугат хезмәте хәбәр итә.

Чараның максаты — тракторлар һәм башка үзйөрешле техника катнашында юл-транспорт һәлакәтләре һәм бәхетсезлек очраклары санын киметү.

Реклама

Россия ЭЭМнең Яңа Чишмә районы буенча ЮХИДИ начальнигы Евгений Михайлов чара барышында тракторларның һәм үзйөрешле техниканың техник торышы, аларны файдалануга кертү (допуск) тикшерелә, дигән. 

Моннан тыш, юл-патруль хезмәте хезмәткәрләре тракторларны, үзйөрешле машиналарны һәм механизмнарны йөртүчеләр тарафыннан юл хәрәкәте кагыйдәләрен үтәүне тикшерүне көчәйтәчәк.
Операцияне үткәрүнең беренче көнендә үк, Яңа Чишмә районы буенча ЮХИДИ идарәсе начальнигы Евгений Михайлов сүзләренчә, 3 хокук бозу очрагы ачыкланган.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев