Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Район яңалыклары

ТКХ хезмәтләре өчен бурычлар шактый

2017 елның 1 сентябренә булган торыш буенча кулланган су һәм күрсәтелгән коммуналь хезмәтләр өчен халыкның бурычы 2,3 млн. сум тәшкил итә (бу әле август өчен исәпләүләрне кертмичә).

- Усал нияттә түләмәүчеләр - район үзәгендә яшәүчеләр, - ди ЕРЦ җитәкчесе Семен Нестеров. - 10нан артык кешенең 15 меңнән алып 40 меңгә чаклы бурычы бар, ә бер кешенең исә бурычы 130 мең сумнан артык.
Мондый түләмәүчеләргә карата "Кристалл" ИК ҖЧҖ 2017 ел өчен судка 37 дәгъва җибәргән. Шуларның 18 енә карата башкару эше кузгатылган һәм суд приставлары хәзер бурычлыларның милек торышын (хәлен) тикшерә, банклардагы счетларына һәм мөлкәтләренә арест сала - сатуга куела һәм шул акчаларга бурычлары каплана.
Агымдагы елда август өчен коммуналь түләүләр җыемы 94,3 % тәшкил иткән (2016 елның августында 100,5 % булган). Димәк бу быел түләүләрне җыю буенча начар эшләнгән дигән сүз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев