ТР Дәүләт техник күзәтчелеге начальнигы Яңа Чишмәдә гражданнарны кабул иткән
Татарстан Республикасы Дәүләт техник күзәтчелеге Идарәсе тарафыннан расланган күчмә кабул итүләр графигына ярашлы рәвештә, 2023 елның 25 октябрендә Татарстан Республикасы Дәүләт техник күзәтчелегенең Яңа Чишмә муниципаль районы буенча бүлегендә ТР Дәүләт техник күзәтчелегенең баш дәүләт инженер-инспекторы Альберт Шамил улы Борһанов гражданнарны кабул иткән.
Барлыгы 4 кеше кабул ителгән. Кабул итү барышында физик затларныкы булган үзйөрешле машиналарны теркәү, әлеге машиналарны һәм аларның тагылмаларын исәпкә кую, техник карау узу, тракторчы-машинист таныклыкларын алу һәм алыштыру, шулай ук запрослар бирү буенча сораулар каралган.
Рәис Хисмәтуллин — ТР Дәүләт техник күзәтчелеге Яңа Чишмә муниципаль районы буенча бүлекнең баш дәүләт инженер-инспекторы.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"
Нет комментариев