Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
Район яңалыклары

Уңайлы мохитны үзебез сайлыйбыз

"Уңайлы шәһәр мохитен булдыру" программасы Яңа Чишмәдә өченче ел тормышка ашырыла. 2017 елның декабрь азагында монда яңа мәдәният һәм ял паркының өченче чиратын ачу чарасы булган иде.

Әлеге өстенлекле проект Россиядә РФ Президенты Владимир Путин инициативасы буенча старт алды. Республикада җәмәгать киңлекләрен үстерү программасы эшләгән өч елда 70 кә якын төзекләндерелгән парк һәм скверлар төзелгән.
2018 елда Яңа Чишмә әлеге программада катнашуын дәвам итәчәк. 5 ел дәвамында район үзәгендә Ленин урамында җәяүлеләр зонасы һәм ял итү скверы, Никахлашу сарае янында яңа өйләнешүчеләр мәйданчыгы, Шушма ярында пляж зонасы төзеләчәк, авылга керү юлы бизәләчәк. Архитектура һәм төзелеш бүлеге инициативасы буенча хәзер әлеге җәмәгать киңлекләренең архитектура проектлары эшләнә. 9 февральгә чаклы халыктан, уңайлы ял итү өчен сез монда ниләр булуын күрер идегез, дигән тәкъдимнәр кабул ителде.
Ленин урамында җәяүлеләр зонасы быел җәйдә үк төзекләндереләчәк. Җәмәгать тыңлауларында Казан архитекторлары концепциясе белән беррәттән Яңа Чишмәдән КГАСУ ның архитектура факультеты студенткасы Татьяна Иванованың проекты да тәкъдим ителәчәк. Аңа аны халык фикеренә таянып әзерләргә кушканнар.
Күптән түгел студентлар белән булып үткән һөнәри юнәлеш буенча очрашуда район башлыгы Вячеслав Козлов яшьләргә карата үзенең мөрәҗәгатендә бу хакта искә алды. - Районга сезнең иҗади идеяларыгыз, көчегез, амбициягез кирәк. Без яшьләргә зур өметләр баглыйбыз. Кешеләр иминлеге өчен авылны төзекләндерү (матурайту), алган белемнәрен кулланып аның йөзен яхшы якка үзгәртү - шуларның берсе, - диде ул.
Без Татьянадан үзенең булачак белгечлеге һәм проект өстендә алып барган эше турында сөйләвен үтендек:
- Архитектор "кухнясы" катлаулы, күп көч куюны таләп итә торган һәм күп этаплы процесс.
Архитектурада файдасы, ныклыгы, матурлыгы турындагы төп өч принципны онытмыйча, һәр нәрсәне күздә тотып, объектның ничек күренәчәген уйлап табарга кирәк.
- Һәр эш клаузурадан - бирелгән темага идея - эскиздан башлана. Аннары форма, фасад, пропорцияләр, планнар сызу, эргономика расчеты, материаллар, төсләр сайлау һ.б. өстендә эшләргә. Чөнки булачак объектның күренешен кешеләр бер күрүдә охшатырлык итеп ясарга кирәк. Яхшы фантазия, пространствоны тою, тапкырлык һәм күзәтүчәнлек сыйфатлары архитектор эшендә бик мөһим. Төзелеш нормалары һәм кагыйдәләре буенча белем, катлаулы компьютер программаларында эшли белү турында әйтеп торасы да юк. Табигатьтән бирелгән талантның булуы мөһим түгел. Иң мөһиме - хезмәткә омтылу, эшкә әзер булу һәм зур тырышлык кирәк.
- Минем җәяүлеләр зонасы концепциясендә брусчаткадан чыгып йөреп кайту (прогулка) сукмаклары, кояшлы көндә эссе сугудан саклаучы япмалы эскәмияләр бар. Балалары белән ата-аналарга ял итү урыны һәм уен күперчекләре, манаралар белән балалар өчен күңел ачу зонасы да каралган. Эстетика өчен периметр буйлап архитектура объектлары да булачак. Яшелләндерүдә - тәбәнәк кенә үсүче ылыслы агачлардан (можжевельник, туя), күпьеллык үсемлекләр һәм газоннан торган читәннәр. Төп керү юлы - "Радуга" кибете ягыннан, калган икесе - капма-каршы якта һәм ике катлы торак йортлар ягыннан үзәктә.
- Район җитәкчелеге беренче эскиз эшләрен хуплаган, - дип сөйләде безгә район башкарма комитетның төзелеш һәм архитектура бүлеге начальнигы Валентина Извекова. - Районның үз архитекторы юк, һәм без проектларга заказны даими төстә Казанда бирәбез. Әмма быел без әлеге белгечлек буенча белем алучы яшьләрне тартырга (җәлеп итәргә) булдык. Территориянең специфик үзенчәлекләрен, кешеләр таләбен белгән җирле кешегә әлеге мәсьәләне хәл итү күпкә җиңелрәк. Шәһәр төзү өлкәсендә районга үз кадрлары кирәк, өстәвенә республика программалары буенча әлеге эшчәнлек өчен эш байтак. Әгәр аның проекты җиңеп чыкмаса, анда кергән барлык яхшы теләкләр дә азаккы вариантта барыбер кулланылачак. Татьяна югары уку йортында белем ала, проектны тормышка ашыру өчен аның вакыты юк, шулай булгач, аның белән Казан архитекторлары шөгыльләнердер шикелле.
Ольга ИВАНОВА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев