Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
Район яңалыклары

Урамны ремонтлау мәсьәләсе каралачак

Хәбәрдарлык тартмасына Екатерина Бистәсенең Яшьләр урамында яшәүчеләрдән коллектив мөрәҗәгать кергән. Алар үз урамнарын 2018 елга Яңа Чишмә районының юл-урам челтәрләрен ремонтлау һәм төзү программасына кертүне үтенәләр.

Рәсми җавапта әлеге мәсьәлә район башкарма комитеты тарафыннан 2017 елның 15 ноябрендә 2018 елга Яңа Чишмә муниципаль районының юл-урам челтәрләрен ремонтлау һәм төзү программасын булдырганда каралачак, диелгән. Программаны булдыру нәтиҗәләрен 2017 елның 1 декабрендә районның рәсми сайтында "Программалар, проектлар, конкурслар" бүлекчәсендә карарга мөмкин яки төзелеш, архитектура һәм ТКХ бүлегенә 8(84348)-2-30-31 телефоны буенча шалтыратып белешергә була.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев