Халык иминлеге мәсьәләләре һәрвакыт актуаль
Яңа Чишмә районының террорчылыкка каршы комиссиясенең (АТК) чираттагы утырышында кешеләрнең иминлеген һәм учреждениеләрнең сакланышын тәэмин итү мәсьәләләре каралды. Утырышны комиссия рәисе, район башлыгы Вячеслав Козлов үткәрде.
Узган утырыштагы беркетмәне үтәү барышы турында АТК секретаре Айгөл Глазунова хәбәр итте. Аның барлык пунктлары, нигездә, үтәлгән.
Ленино авыл җирлеге территориясендә экстремизм һәм терроризмны профилактикалау буенча эшчәнлекнең торышы турында авыл җирлеге башлыгы Светлана Питеркина җиткерде, ул бу мәсьәләләр АҖ башкарма комитетының даими контролендә булуын, ай саен хуҗасыз торакны, шулай ук чит кешеләрне яки пропискасыз яшәүчеләрне ачыклау максатыннан торак секторны тикшерүләр үткәрелүен билгеләп үтте. Бу сораулар җыелышларда һәм җыеннарда даими күтәрелә.
Җирлектә милләтара мөнәсәбәтләр тыныч, конфликтлар һәм каршылыклар юк. Рухи-әхлакый тәрбия белән гыйбадәтханә башлыгы Сергий атакай һәм Любовь Сидорова актив шөгыльләнәләр. Мәгариф, мәдәният учреждениеләрендә һәм халык арасында даими профилактик эш алып барыла. Ленино мәктәбендә үткәрү (пропускной) режимы гамәлдә, мәктәпнең тышкы ягында 4 һәм эчке ягында 3 видеокамера урнаштырылган, ә балалар бакчасында 8 видеокамера куелган.
Проблемалардан мәдәният учреждениеләрендә видеокүзәтүнең булмавын атап була.
Гомумән, җирлек территориясендә социаль һәм иҗтимагый-сәяси хәл тотрыклы.
Белем көнен бәйрәм итү һәм яңа уку елы башлану чорында экстремистик һәм террористик күренешләрне профилактикалау чаралары, мәгариф учреждениеләренең саклануы турында мәгариф бүлеге начальнигы Анна Бутина сөйләде. Бу чорда балаларның иминлеге өчен җаваплы кешеләр билгеләнә, алар белән инструктаж үткәрелә, ә 20 августтан 20 сентябрьгә кадәр Иминлек айлыгы үткәреләчәк.
Барлык белем бирү учреждениеләре автомат янгын сигнализациясе, янгын күзәтчелеге пультына сигнал бирү системасы белән җиһазландырылган, видеокүзәтү системасы белән 13 мәктәп һәм 16 балалар бакчасы (барлыгы 18 мәктәп һәм 18 балалар бакчасы) җиһазландырылган.
Россия ЭЭМнең Яңа Чишмә районы буенча бүлек начальнигы Александр Митрясов районда миграция торышы турында хәбәр итте. Агымдагы елда 128 вакытлыча килүче чит ил гражданы исәпкә куелган (башлыча, бу Таҗикстан, Үзбәкстан һәм Әрмәнстан гражданнары). Алар белән кирәкле аңлату эшләре алып барыла.
Чыгыш ясаучы шулай ук Республика көненә, Белем көненә әзерләнү һәм үткәрү чорында җәмәгать иминлеген көчәйтү һәм террорчылык актларын кисәтү буенча өстәмә чаралар турында сөйләде.
Утырыш ахырында район башлыгы хәл ителәсе мәсьәләләр аеруча мөһим һәм хәзерге вакытта бик актуаль, дип билгеләп үтте.
Район халкына шуны искәртик: шикле әйберләр, таныш булмаган һәм чит кешеләрне күрсәгез, гадәттән тыш хәлләргә юлыксагыз шунда ук 2-21-54 телефоны буенча ЕДДСга, 2-26-73, 01, 02 телефоны буенча (кәрәзле телефоннан 020, 112) ЭЭБнең кизү тору бүлегенә хәбәр итегез. ТР буенча Россия ЭЭМнең ышаныч телефоны 8(843)291-20-02.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"
Нет комментариев