Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Район яңалыклары

Яңачишмәлеләрне уяу булырга чакыралар

Районның террорчылыкка каршы тору комиссиясе утырышында бәйрәм тантаналарына әзерләнү һәм үткәрү чорында террористик янауларны булдырмау буенча өстәмә чаралар турында сүз барды. Утырышны район башкарма комитет җитәкчесе Ринат Фәсахов үткәрде.

Утырышта Россия ЭЭМнең Яңа Чишмә районы буенча бүлек начальнигы Риват Сруров информациясе тыңланды.Иң мөһиме - террористик янауларга юл куймау. Әлеге максаттан бәйрәм көннәрендә бүлек көчәйтелгән режимда эшләячәк. Аларга оператив һәм профилактик исәптә торучы (элек хөкем ителгән, шартлы хөкемгә тартылучылар, эчкечеләр һ.б.) барлык шәхесләрне җентекләп тикшерергә туры киләчәк.
Барлык авыл җирлекләрендә уяулык күрсәтергә кирәк. Шикле кешеләр очраганда 2-26-73, 02 телефоннары буенча полиция бүлекчәсенә хәбәр итәргә кирәк.
Соңгы вакытларда Россиядә Һәйкәлләрне, каберлекләрне җимерү очраклары ешайды, шуңа күрә вандализмны булдырмау максатларында әлеге объектларны күз уңыннан югалтмаска кирәк.
Аннан соң утырышта Картлар йорты директоры Наталья Шилова, РМБ начальнигы урынбасары Александр Улитин һәм мәдәният бүлеге начальнигы Галина Носова ведомствога караган объектларның террорчылыкка каршы сакланышын тәэмин итү буенча чаралар турында сөйләделәр. Ул шулай ук комиссия әгъзаларын Җиңү көненә багышланган бәйрәм чараларын үткәрү графигы белән дә таныштырды.
Утырыш азагында Ринат Фәсахов бәйрәм тантаналары вакытында җәмәгать куркынычсызлыгын тәэмин итү буенча барлык хезмәтләр алдына конкрет бурычлар куйды. Әлегә чаклы бездә барлык бәйрәмнәр дә тыныч узды, быел да шулай булыр, дип өметләнәбез. Ә уяулык комачаулык итмәс. Сакланганны Ходай саклар, диләр бит.
Азат МУСИН

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X