Премьер министр – Яңа Чишмәдә
Дүшәмбе көнне премьер-министр эш визиты белән безнең районга килеп китте. Ул күптән түгел ремонтланган "Теремок" балалар бакчасында булды, район активы белән очрашты. Евгений СТАРОВ
"Теремок" балалар бакчасы мәртәбәле кунакларны зурлап, бәйрәмчә, музыка белән каршы алды. Илдар Халиков район башлыгы Вячеслав Козлов, ТР Фән һәм мәгариф министрлыгы урынбасары Данил Мостафин белән берлектә ремонттан соң бинаның торышын карап йөрде. Биредә "Төзүче" ҖЧҖ эшчеләре көче белән бик зур эш башкарылган: бар да матур итеп зәвык белән эшләнгән, стеналарга әкият геройлары ясалган, уен бүлмәләрендә исәпсез уенчыклар, йокы бүлмәсе җәелмәле җыйнак караватлар белән җиһазланган, коридорда гөлләр, пальмалар бик күп. Актлар залында балалар кунаклар алдында матур костюмнардан чыгыш ясадылар. Район башлыгы бинаның язмышы турында сөйләде, элегрәк анда хәрби комиссариат, башлангыч мәктәп (район башлыгы үзе дә шунда укыган), КПСС райкомы урнашкан булган, 1991 елдан бирле биредә балалар тәрбияләнә. Вячеслав Михайлович балалар бакчасын үзгәртеп коруда катнашучыларга, төзүчеләргә рәхмәт белдерде, балалар бакчасына 15 мең сумлык сертификат тапшырды. Илдар Халиков "Бәләкәч" республика программасы ярдәме белән ремонтланган якты, матур бакчаның ачылуы уңаеннан җыелган халыкка котлау сүзләре ирештерде, бик әйбәт биегән, шигырьләр укыган "яшь артистларга" рәхмәт белдерде. Төзүчеләргә рәхмәт әйтеп, ТР Министрлар Кабинетының Рәхмәт хатын "Төзүче" ҖЧҖ прорабы Фәнис Әхмәтшинга һәм штукатур-буяучы Венера Павловага тапшырды. Балалар заманага яраклашып, интерактив булып үссеннәр өчен балалар бакчасына проекция комплексы бүләк итте.
Өч бала анасы Ольга Быкова нәниләрне тәрбияләүгә шушындый шәп шартлар тудырган өчен Премьер министрга һәм район башлыгына ата-аналар исеменнән рәхмәт белдерде.
Мәдәният йортында район активы белән очрашуда Вячеслав Козлов һәм Илдар Халиков чыгыш ясадылар. Район башлыгы җыелган халыкка районның социаль-икътисадый үсеш тенденцияләре хакында сөйләде. Соңгы 4 ел эчендә район халкының акчалата керемнәре 83 процентка, уртача хезмәт хакы 56 процентка арткан, соңгы ике елда эшсезлек дәрәҗәсе 2,5 мәртәбә кимегән (бу узган ел - 325, быел 10 айда 317 эш урыны булдыру хисабына). 4 елда тулаем территориаль продукт җитештерү күләме 3 мәртәбә арткан. Район территориясендә 4 елда 5 миллион тоннадан артык нефть чыгарылган. Узган ел корылык булуга карамастан, җәмәгать секторында, шулай ук шәхси хуҗалыкларда сыерларның, сарыкларның баш санын саклап калуга гына түгел, арттыруга да ирешелгән. Районда уңай тенденцияләр булуга карамастан, яман шеш авырулары арткан, аннан үлүчеләр дә шактый. Эчке эшләр органнарында булган үзгәрешләр юллардагы хәлләргә дә тискәре йогынты ясый, быел азагы кеше үлеме белән беткән ЮТҺ саны арткан. Илдар Халиков район активы белән очрашуда республикадагы социаль-икътисадый хәлләр, киләчәктә өстенлекле үсеш юнәлешләре хакында сөйләде, яңачишмәлеләрне кызыксындырган сорауларга җаваплар бирде. Районда проблемалар күп, тик алар хәл ителә. "Торакка капиталь ремонт", "Бәләкәч", авыл юллары кебек республика программаларының ничек үтәлүен күрү күңелле. Республика узган ел авыл хуҗалыгына ярдәм йөзеннән 20 миллиард сум акча бүлеп бирде. Быел "Сәламәтлек саклау", "Авыл клублары", мәктәпләргә капиталь ремонт программалары эшләячәк. Быел республикада 51 балалар бакчасы файдалануга тапшырыла, мәктәпкәчә учреждениеләрдә 11 меңнән артык өстәмә урын булдырылды", дип искәрде. Мәгариф системасының үсеше хакында сөйләгәндә, Премьер-министр, укытучыларның хезмәт хаклары арттырылды, 40 меңнән артык ноутбук бүлеп бирелде, һәрбер мәктәптә Интернет бар, дип искәрде. "Ветераннарга торак" программасы буенча сугыш ветераннары, аларның тол калган хатыннары фатирлар белән тәэмин ителде. Республика социаль программалардан кала башка юнәлешләрдә дә эш алып бара: "Танэко" нефть эшкәртү заводы, Алабугада "Форд" автомобильләре җитештерү буенча автозавод, "Аммоний" минераль ашламалар җитештерү заводы кебек яңа объектлар төзелә, дип билгеләп үтте.
Илдар Халиков җыелган халыкны бәйрәм белән котлап, уңышлы эшләре өчен рәхмәт белдерде, булган проблемаларны хәл итүдә ярдәм итәргә вәгъдә бирде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"
Нет комментариев