2012 елның 25 октябрендә Корбан бәйрәме булачак
Мөселман илләренең астрономик обсерваторияләренең фәнни тикшеренүләренә нигезләнеп, Татарстан мөселманнарының Диния нәзарәте тоткан хәнәфилек мәзхәбендәге мөселман-дини тәгълиматлар мәктәбенә туры китереп, ТР ТМДН казыйлары Советы тарафыннан ясалган исәпләүләргә караганда, ай календаре буенча Зөлхиҗҗә аеның беренче көне 16 октябрьгә, ә Корбан гаетенең беренче көне 25 октябрьгә туры килә. Исегезгә төшерәбез, Татарстан республикасында Корбан...
Мөселман илләренең астрономик обсерваторияләренең фәнни тикшеренүләренә нигезләнеп, Татарстан мөселманнарының Диния нәзарәте тоткан хәнәфилек мәзхәбендәге мөселман-дини тәгълиматлар мәктәбенә туры китереп, ТР ТМДН казыйлары Советы тарафыннан ясалган исәпләүләргә караганда, ай календаре буенча Зөлхиҗҗә аеның беренче көне 16 октябрьгә, ә Корбан гаетенең беренче көне 25 октябрьгә туры килә.
Исегезгә төшерәбез, Татарстан республикасында Корбан бәйрәме туры килгән көн, 25 октябрь, бәйрәм көне санала.
Бу көнне республикабызның барлык мәчетләрендә иртәнге намаз җиденче яртыда (6.30) укыла, аннан вәгазь, сәгать 8 дә Гает намазы укыла. Ак мәчеттән (Болгар шәһәре, Спасс районы) бәйрәм чаралары "Яңа гасыр" ТРК каналыннан иртәнге сәгать 9 да турыдан-туры трансляцияләнәчәк.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"
Нет комментариев