Ракка каршы – бергәләп
23 октябрьдә Яңа Чишмә районы Черемухово Бистәсендәге мәдәният йортында Татарстан республикасының Кама аръягында яшәүче медицина хезмәткәрләренең төбәк конференциясе булып узды. Фәнни-гамәли конференциянең темасы һәммәсе өчен актуаль иде. Күмәкләшеп яман шеш авырулары профилактикасы турында сөйләштеләр.
Конференциядә катнашучыларны район артистлары "Ак халатлы фәрештәләр" җыры белән сәламләделәр. Район башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Валентина Семеняк кунакларны кыскача гына районда яшәүчеләрнең социаль тормышы белән таныштырды. Беренче булып чыгыш ясаган ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының Республика онкология диспансерының оештыру - методик эшләре буенча баш табиб урынбасары Камил Шакиров республикабызда халыкка онкология юнәлешендә ярдәмнең торышы турында сөйләде. Шунысы күңелне тынычландыра, Яңа Чишмә РҮХ яман шеш авыруын иртәрәк ачыклау буенча алдынгылар сафында, шул исәпле яман шеш авыруыннан үлүчеләр саны районда 2009 елдан башлап сизелерлек кимегән. Яңа Чишмә РҮХ-нең баш табибы Ришат Билалов биредә хатын-кызлар арасында диспансерлаштыру үткәргәндә цитологик скрининг (тикше-ренү) зур роль уйнады, дип билгеләп үтте. Яман шеш скринингы нәтиҗәләре турында РҮХ баш табибы урынбасары Рәфис Вафин сөйләде. Тикшеренүләр авырлык белән башланган (2006 елда), халык табибларга барырга ашыкмаган, шунлыктан медицина хезмәткәрләре кешеләрнең өйләренә барып, һәрберсеннән сорашып, сәламәтлекләренә кагылышлы сораулар кергән анкета тутырганнар. Шундый анкеталар нигезендә күпләрдә яшерен авырулар ачыкланды. Башкарылган эшләр нәтиҗәсендә күпчелек пациентларда онкологик авырулар үсешен туктата алдык.
ТРның атказанган табибы Ольга Нестерова шулай ук фельдшер-акушерлык пунктларында профилактик эшне оештырудагы төп юнәлешләр хакында сөйләде, Яңа Чишмә медицина хезмәткәрләре эшендәге уңай тәҗрибәне тагын бер кат билгеләп үтте.
Конференциядә катнашучылар: үзәк һәм район хастаханәләрендә оештыру-методик кабинетлардагы һәм фельдшер-акушерлык пунктларындагы медицина хезмәткәрләре конференция башланганчы Черемухово авыл җирлегендәге ФАП та булдылар һәм яңартылган, тиешенчә җиһазландырылган кабинетны күреп сөенделәр, ә медицина фәннәре кандидаты, "Весна" үзәге табиб-маммологы Анна Ванесян фельдшерларга сөт бизләре авыруларын башлангыч стадиядә диагностикалау һәм профилактикалау буенча мастер-класс үткәрде. Сәхнәдән ул мастопатияне кузгатучы факторлар, аны ачыклау һәм дәвалау ысуллары турында сөйләде.
Әлеге конференцияне оештыручылар ТР Шәфкать туташлары ассоциациясе - иҗтимагый оешма менеджеры Лариса Ханская һәм "Рак авыруына каршы хәрәкәт" дип аталган региональ бүлек советы иде - аның рәисе Людмила Русакова үзенең эш тәҗрибәсе белән уртаклашты. Ул иҗти-магый оешмаларның онкологик авыруларга сәламәтләнү юлларын табарга ярдәм итүен билгеләп үтте.
"Фельдшер-акушерлык пунктларында онкология авыруларының визуаль формаларын ачыклау өчен профилактик караулар оештыру" дип аталган региональ конференциягә К.Т. Шакиров нәтиҗә ясады, катнашучыларның сорауларына җавап биреп, ул: "Пациентның сәламәтлеге - аның проблемасы түгел, ә безнең бурыч", - диде.
Лариса ФЕДОРОВА
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"
Нет комментариев