15 августта Яңа Чишмә авылында яшәүче иң өлкән кешеләрнең берсе, тыл хезмәтчәне Анфиса Степановна Фроловага 90 яшь тула.
Анфиса Степановна Яңа Чишмәдә туган һәм гомере буе шунда яши. Авылның төп халкы аны яхшы белә. Ул аралашучан, көр күңелле кеше. Бу сыйфатларын ул әле дә саклап калган. Соңгы 18 елда ул Яңа Чишмәдәге Картлар йортында яши, монда да ул, элеккегечә , һәрберсе белән яхшы мөнәсәбәттә. Монда аның дуслары бар, алар бергәләп чәй эчкәндә дөнья хәлләре турында да сөйләшеп, аралашып алалар. Анфиса Степановна ике кешелек бүлмәдә, тыл хезмәтчәне Мария Порфирьева белән яши (аңа да тиздән 90 яшь тулачак), бүлмәләре уңайлы, якты, яңа караватлар, тумбочкалар... Картлар йортында күптән түгел капиталь ремонт булган һәм мондагы бүлмәләр күзне иркәли. Әбиләребез бүлмәсендә бер стенаны картина, икенчесен плазмалы телевизор бизи. Болар бар да "Безнең кадерле ветераныбыз" акциясе кысаларында район меценатлары тарафыннан бирелгән, ә телевизорны инде мәрхүм булган "Игенче" ҖЧҖ җитәкчесе Рамил Якупов бүләк иткән булган.
- Монда бик яхшы, чиста, якты, 4 тапкыр ашаталар. Минем балаларым юк шул, Картлар йорты булмаса, мин кая барыр идем? Ирем үлгәннән соң - 1999 елдан бирле монда яшим инде, - ди Фиса түти.
Анфисага биш яшь булганда әнисе үлә. Әтисе кабат өйләнгән, Анфисаның икенче әнисе бик тә яхшы кеше була. Сугыш башлангач, авылдагы барлык ирләрне фронтка алганнар. Алты баланы калдырып, әтиләре сугышка киткән. Авылда бары тик хатын-кызлар, балалар һәм картлар гына калган. Ул чакта Анфисага 14 яшь була. Яшүсмерләр чабагач белән ашлык сукканнар, җилгәргечтә эшләгәннәр, ашлыкны сортларга аерганнар. Эш авыр булган, механизмнарны кул белән әйләндерергә туры килгән. Ә көзен бәрәңге казыганнар. Малайлар һәм хатын-кызлар кырларны сыерлар ярдәмендә сөргәннәр, чөнки атларны һәм транспортны фронтка алганнар. Алар күпне күрсә дә, өскә кияр киемнәре булмаса да, алабута ашап көн үткәрсәләр дә, Анфиса Степановна үзенең балачагын бәхетле еллар иде дип искә ала. Җәй көннәрендә эштән соң малайлар һәм кызлар Сикәнәс елгасына су коенырга йөргәннәр, ә кичләрен балык тотканнар, төрле уеннар уйнаганнар.
Әтисе сугыштан әйләнеп кайткач та озак яшәми, вафат була. Җидееллык мәктәпне тәмамлаганнан соң Анфиса колхозда төрле эшләрдә хезмәт куя, ә барыннан да бигрәк аңа прицепщик эше ошый. 1955 елда кияүгә чыга, 1959 елда почтага хат ташучы булып урнаша. Һәрвакыт алдынгы була, планны 400 %ка арттырып үти, һәм шуның өчен аңа ай саен 40 % премия бирәләр. Тормыш иптәше белән бик яхшы яшиләр, мохтаҗлыкта яшәмәдек, ди ул. Ә 26 ел хат ташучы булып эшләү дәверендә Анфиса Степановна күпме газета-журнал ташыган да, күпме километр юл узган! Намуслы, бик яхшы хезмәте өчен аңа "Коммунистик хезмәт алдынгысы" дигән исем бирелгән, "Социалистик ярышта җиңүче" билгесе тапшырылган.
Фиса түтине картлар йортыннан кыз туганы Антонина 2001 елда үз өенә алып китә, әмма ул кинәт вафат булгач, Анфиса Степановна кабат Картлар йортына әйләнеп кайта. Аның ай саен хәлен белеп торучы һәм яраткан ризыкларын китереп торучы бертуганының ул һәм кызлары бар әле. Хезмәт ветеранын почта хезмәткәрләре дә онытмый. Картлар йорты хезмәткәрләре, анда яшәүчеләр үзләрен игътибардан мәхрүм ителгән һәм ялгыз тоймасыннар өчен, бар көчләрен куеп һәм күңел җылыларын биреп эшлиләр.
Олы яшьтә булуына карамастан, Фиса түтинең хәтере яхшы. Ул кайчандыр үзе белгән, бергә эшләгән кешеләрне, барлык авылдашларын, истәлекле даталарны һәм булган вакыйгаларны - берсен дә онытмый. Узган тормышы бүгенге күк күз алдында. Уртак танышларга сәламнар тапшыра, ничек яшәүләре белән кызыксына, сораулар бирә. Тирә-юньдәге вакыйгалардан хәбәрдар булуы һәм һәр нәрсәне күзәтеп торуы - бу, мөгаен, элекке һөнәреннән калган гадәттер. Ул, мисал өчен , Картлар йортында эшләүче хезмәткәрләрнең кайчан чираттагы ялга китәселәрен, кайчан эшкә чыгасыларын белеп тора.
Ул үзенең сәламәтлеге турында да кайгыртып тора: аптекадан мазь, дарулар сатып ала. Күзенә биш тапкыр операция ясаганнар, әмма, аның сүзләре буенча, күзләре бик үк яхшы күрми икән, ишетүе дә вакыт-вакыт начарлана. Тик ул күңел боеклыгына бирешми, тормыштан ямь табып яшәвен дәвам итә.
Ольга Иванова
Нет комментариев