Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
Җәмгыять

Акбүредә юбилярларны котлаганнар

8 февраль көнне Акбүре авылында яшәүче тыл ветераны Вәлиуллин Вәлиҗан Сибгатулла улы 90 яшьлек юбилее уңаеннан өендә кунаклар кабул иткән.

Шушы уңайдан авыл җирлеге башлыгы Җәүдәт Җәләлетдинов юбилярны гомер бәйрәме белән котлап, Россия Президенты Владимир Путинның котлау открыткасын ирештергән.
Вәлиҗан бабай тормыш иптәше Зәйнәп әби белән 4 бала тәрбияләп үстергәннәр, бүгенгесе көндә якты, матур өйләрендә пар канатлы булып гомер кичерәләр. Алар Вәлиҗан бабайны туган көне белән котларга килгән һәркемгә олы рәхмәтләре белән изге теләкләрен җиткергәннәр.
10 февраль көнне Акбүре авыл җирлеге башлыгы Җәүдәт Җәләлетдинов, хатын-кызлар советы рәисе Наилә Зарипова, авыл мәдәният йорты директоры Галия Миншина, сәнгать җитәкчесе Рузалия Рамазанова һәм китапханәче Лилия Салихова тыл хезмәтчәне Сафина Минбәян Талип кызын 90 яше тулган көне белән котлап, РФ Президенты Владимир Путиннан котлау открыткасы һәм бүләкләр тапшырганнар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев