Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
Җәмгыять

Акча урлаучылар хөкем ителгән

Яңа Чишмә районы прокуратурасы чегән милләтеннән булган Наталья һәм Зиталарга карата җинаять эше буенча дәүләт гаепләвен хуплады. Суд аларны җинаять кылуда (РФ ҖК ның 158 маддәсе 2 өлеше “а, в“ п-да каралган (урлау) гаепле дип таныган.


Суд белән билгеләнгәнчә, 2018 елның 27 гыйнварында сәгать 10 нар тирәсендә Наталья тәкъдиме  буенча каз мамыгы сатып алу максатында алар бикләнмәгән капкадан йортка керәләр, йорт хуҗасы Михаил Н.ның өйдә юклыгын аңлап, бикләнмәгән ишектән өй  эченә   кереп яшертен генә трельяжның түбәнге шкафыннан 163000 сум акча урлыйлар.
Хөкемгә тартылучылар үз гаепләрен тулысынча таныганнар, китергән  зыянны тулысынча түләгәннәр.
Моннан  тыш, 2018 елның 3 маенда чегән милләтеннән булган кешеләр Екатерина Бистәсендә яшәүче берәүнең, алдалау юлы белән, 585000 сум акчасын урлаганнар.
Район прокуратурасы игътибарлы булырга, ишекләрне ачык калдырмаска, таныш түгел кешеләрне өйгә кертмәскә кирәклеген искәртә. Таныш булмаган кешеләрнең фатирыгызда күрәзәлек (багу) итеп алу, эчәргә су сорау, авырулардан өшкерү тәкъдименнән баш тартыгыз, шундый  юллар белән өйгә  керү кыйммәтле әйберләр һәм акча урлау  белән тәмамлана. Әгәр дә сезгә нинди дә булса хезмәт  хезмәткәре килә икән, сез аны чакыртмаган булсагыз, аның хезмәт таныклыгын тикшерегез, ул әйткән оешмага шалтыратыгыз, шикләнәсез икән инде, башка вакытта килергә кушыгыз, күршеләрегезгә мөрәҗәгать итегез, 8 (84348) 2-26-73, 02, 112  телефоннары буенча полициягә шалтыратыгыз.
Район прокуратурасы 

Реклама

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев