Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Анатолий Холин:"Миңа авылда рәхәт"

1 майда Яңа Чишмәдәге крайны өйрәнү музее директоры Анатолий Михайлович Холин гомер бәйрәмен - 75 яшь тулган көнен билгеләп үтте. Ул конкрет дәвер үзенчәлекләре белән билгеләнүче туган як тарихына, музей эшчәнлегенә үз штрихларын кертә. Аның тормышы - бу шушы буын яңачишмәлеләрнең тормышы. Һәм бүген ул кыскача гына аның турында сөйләячәк.

- Гаиләдә мин бишенче бала булып якты дөньяга килгәнмен. Әти фронтта булган. Ярлы яшәдек, әни җыештыручы булып эшләде һәм үз йортын киемнәр тегү буенча остаханә итеп биреп торган. Тавыклар, казлар, сарыклар, сыер асраган, өй янында участок бар иде, бу безнең тормыш чыганагы булып торды. Биш яшемә кадәр ыштаным да булмады, тездән түбән тукылган күлмәк киеп йөрдем. Әти сугыштан 2 төркем инвалид булып кайтты, колхозда эшләде. Җәен без гаиләбез белән ат кузгалагы,кычыткан ашап тукландык, кичке ашка кузгалак җыеп калыр өчен иртәрәк торып, капчык алып, апа белән Попов почмагына китә идек. Әгәр дә инде әни ашка бер кашык сөт тә салса, бу бүләк булып санала иде. Ипи урынына алабута орлыгыннан җәймә пешерә иде. Тәм-томнар урынына чәй янына кипкән чөгендер була иде, башка ризыклар турында без белми дә идек. Кышны көч-хәл белән үткәрә идек, ә язын бәйрәм була иде:бакча казыганда үткән елдан калган бәрәңгене җыйдык, чистартып, аны кояшта пешерә идек, бу деликатес була иде.
1950 елда мин җидееллык мәктәпкә киттем, ул тау башында иде, хәзер анда "Козлова М.И." КФХ урнашкан, бина хәзер дә бар. Укытучыларым Виктор Андреевич һәм Мария Григорьевна Пузиковлар иде. Әнием кафтаннан миңа сумка тегеп бирде, китаплар апамнардан калды. Төшке ашка без помидор һәм бер кисәк ипи ала идек. Безнең белән район начальникларының балалары да укый иде, ә алар һәрчак бутербродлар - атланмай белән ак икмәк ашый иделәр. Аларга карап безнең селәгәй ага иде.
Җәйге каникулның беренче көненнән соңгысына чаклы колхозда эшләргә туры килде: печән чабуда, бөртек җыюда, ындыр табагында. Атлар белән комбайннардан бөртек ташыдык. Өйгә кайтмадык та диярлек, салам өемнәрендә - кырда кундык, кырда борчак ашы һәм кайнар чәй белән тукландык. 1958 елның 23 августында озакка сузылган каты авырудан соң әтием вафат булды һәм мин 9 сыйныфта укый алмадым, әмма мәктәп директоры Р.А. Дригерт укуны дәвам итәргә күндерде һәм 1960 елда мин унеллык мәктәпне тәмамладым. Бер ел колхозда эшләдем, куяннар карадым, шул акчага Попов почмагы янындагы фермага йөрер өчен велосипед сатып алдык. 1961 елда Совет Армиясе сафларына чакырылдым. 1964 елда запаска җибәрделәр һәм шул ук елны ветеринария институтының зоотехниклар әзерләү бүлегенә укырга кердем, аны бик яхшы билгеләргә тәмамладым. Баш зоотехник вазыйфасында, ә ел ахырында - колхоз рәисе урынбасары булып эшләдем. 1979 елда ХХ Партсъезд исемендәге колхоз рәисе итеп билгеләндем. Бу вакытларда хуҗалыкта 4500 дән артык МЭТ, 1400 баш сыер, 6500 баш сарык, 4500 баш дуңгыз бар иде. Сөт һәм ит, бөртек, яшелчәләр җитештерү белән дә шөгыльләндек. Хуҗалыкта эшләү дәверендә хезмәт хакына, техника, нәселле терлекләр сатып алуга бер тапкыр да банктан кредит алмадык. Күп еллар дәвамында хуҗалык табыш белән эшләде, рентабельлелек 10-25% тәшкил итте.
1983 нче елны Яңа Чишмә районын кабат торгыздылар. Район үзәген формалаштыру буенча оештыру чараларына байтак көч һәм акча китте. Аннан районга килгән белгечләрне торак белән тәэмин итү мәсьәләсе килеп басты.Колхоз акчасы хисабына торак һәм район оешмалары төзелде, районда ул кискен рәвештә җитешмәгәнлектән колхоз казнасына акчалар кире кайтарылмады. Хосусыйлаштыру башлангач, болар бар да безнең фатирларда яшәүчеләрнең шәхси милкенә әверелде. Счетларда тупланган акчалар кими торды, хәтта район җитәкчелеге безнең ризалыктан башка безнең счеттагы акчаларны алып, районның башка хуҗалыкларына түләү өчен тотты. Дәүләткә тапшырылган ит өчен акча хуҗалыкка кайтмады. Шулай да без кредит сорап дәүләт банкына мөрәҗәгать итмәдек, ашлык, сөт, йон, бал сатып хәлдән чыгу юлын таптык. Хезмәттәге уңышларым өчен миңа "ТАССР ның атказанган авыл хуҗалыгы хезмәткәре" исеме бирелде һәм мин колхозчыларның соңгы 4 нче Бөтенсоюз съездында делегат буларак катнаштым.
1984 елны район җитәкчелеге кадрларны яңарта башлады: хуҗалыктан күп кенә белгечләрне алдылар. Александр Губкин, Вячеслав Козлов, Владимир Ведякин, Владимир Дунаев, Николай Холин совхоз директорлары итеп билгеләнде, ә безнең колхоз кадрларга кытлык кичерде. Шунлыктан фатирлар төзеп башка районнардан белгечләр чакырттык.
1995 елны авыруым аркасында хуҗалыкны калдырырга туры килде, аннан район авыл хуҗалыгы идарәсендә эшләдем, административ комиссия секретаре булдым. Пенсиягә чыккач та күп ял итә алмадым: туган як музеен оештыру эшенә чакырдылар һәм мин ризалык бирдем.
Гаиләм дә бар иде. Хатыным белән кызымның шәһәрдә яшиселәре килде, ә минем китәсем килмәде - Яңа Чишмәдә калдым. Мин туган ягымда, үзем туып-үскән авылда тормыштан, яшәүдән тәм табып, туган һәр көнгә сөенеп көн күрәм. Быел Яңа Чишмә җирендә хезмәт куя башлавыма 55 ел тула.
Юбилярның хикәятен
Лариса Федорова язып алды

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев