Бабасы каберендә булган
Бөек Ватан сугышында кайсы да булса якын кешесен югалтмаган берәү дә юктыр: кемнеңдер әтисе, кемнеңдер бабасы мәңгелеккә яу кырында ятып калган яки хәбәрсез югалган. Кешеләр күбесенең кайчан һәлак булуын һәм кайда җирләнүен дә белмиләр, каберләрен барып күрү мөмкинлекләре дә юк.
Тик хәзер Хәтер Китабы ярдәмендә һәм бигрәк тә интернет- технологияләр аркасында үзеңнең якын кешең турындагы мәгълүматларны табып була. Күптән түгел Яңа Чишмәдә яшәүче Любовь Михеева нәкъ менә шул юл белән фронтта һәлак булган бабасы җирләнгән урынны тапкан – Белоруссиядә аның каберен зиярәт кылган.
- Һәр кешенең үз тамырларын, борынгы ата-бабаларының кем булуын беләсе килә. Әтием һәм әнием ягыннан ике бабам да Ширәмәт районының (хәзер Чистай районы) Каратаевка авылында туып үскәннәр, фронтка 1941 елда Ширәмәт район хәрби комиссариатыннан чакырылганнар, - дип язган редакциягә Яңа Чишмә авылында яшәүче Любовь Михеева.
- Алар яу кырында һәлак була. Әниемнең әтисе 1917 елгы Базаров Андрей Иванович 1943 елның 11 июлендә Белгород өлкәсендә һәлак була, Раково авылында туганнар каберлегендә җирләнгән. Без әни белән бабайның каберенә баргач, 4 ел элек аның турында “Яңа Чишмә хәбәрләре“ газетасында яздылар.
Икенче бабам, әтиемнең әтисе 1908 елгы Донсков Павел Никифорович турындагы мәгълүматларны мин Хәтер Китабында таптым, “мемориал“ электрон базасында “Мәңгегә югалтулар турындагы белдермәдән информация“ бүлегендә чагыштырдым, анда Ф.И.О., яшәү урыны, иң якын кешесе (хатыны) турындагы мәгълүматлар күрсәтелгән. Мәгълүматлар туры килә, мин Белоруссия Республикасының Витебск өлкәсенә – Витебск районы музеена хат яздым. Музейдан бабам җирләнгән урын турында җавап хаты килде. Бабам фронтка киткәндә, аның хатыны, минем әбием Александра Андреевна ялгызы 5 бала (4 ир бала һәм кызы) белән кала. Кызганычка каршы, хәзер инде барысы да бакыйлыкка күчте, ирем (В.В. Михеев) белән бабам каберендә булуымны шуларның берсе дә белмәве бик кызганыч.
Витебск шәһәренә килгәнче Брест крепостенда булдык. Сугыш барган әлеге урыннарда булган кешеләрнең ни кичерүен анда булганнар әйтә ала. Ничек итеп алар шул яшьтә үзләренең Ватаннарын саклап һәлак булуларын әле һаман да тоеп та, аңлап та булмый.
Минем бабам җирләнгән туганнар каберлегендә кабер ташында 46 фамилия язылган һәм шундый ташлар 50 дән артык. Сугыш елларында һәлак булучыларның мәетләрен җиргә иңдергән һәм хәзергесе вакытта да җирләнгән урынны яхшы хәлдә тотучы кешеләр алдында баш иясе килә.
Ныклы ир-ат җилкәсеннән мәхрүм калган хатыннарга балалар үстерергә һәм тәрбияләргә ничек авыр булган. Әтиебездән, ни өчен 4 класс кына тәмамладың, дип соравыбызның мәгънәсезлеген хәзер генә аңлыйбыз. Ә ул, чабаталар өзелде, дип җавап биргән иде һәм бу, кызганычка каршы, чыннан да шулай булган.
Әбиләрем балаларга ни дә булса пешереп ашатыр өчен иртә таңнан торып мич ягулары һәм кырга эшкә китүләре турында сөйли иделәр.
Әбием 70 яшенә кадәр ындыр табагына эшкә йөрде, ә урак өстендә: “Әгәр эшләмәсәк, кышын ни ашарбыз“, - дия иде. Сугыштан соңгы елларда аларга бик авыр булган, тик мин аларның усал яки ярсулы чакларын хәтерләмим. Безне эшкә, үз җиреңне яратырга өйрәткәннәре өчен мин әбиләремә рәхмәтле һәм бабайларымның каберләренә бару минем өчен бик мөһим иде. Хәзер кемнәр аркасында шундый яхшы шартларда яшәвебезне балаларыбыз онытмасыннар һәм кадерен белсеннәр иде. Безнең якты киләчәгебез өчен үзләренең гомерләрен биргән һәлак булучыларның рухлары шат булсын! “Гасырлар, еллар узгач та, кире кайтмаячак кешеләрне онытмагыз...“
Күптән түгел мин минем өчен тагын бер якын кешенең, әниемнең абыйсы, 1899 елда туган Базаров Иван Ивановичның фамилиясен таптым, ул алган яралардан 1944 елда госпитальдә үлгән һәм Кырым Республикасының Саки поселогында җирләнгән. Бәлки кайчан да булса аның каберенә дә барып кайта алырмын.
Сугыш вакытында безнең авылга эвакуацияләнүчеләрне китергән иделәр һәм әбиемнең - әниемнең әнисе өенә дә Ленинградтан Брызгалов фамилияле гаиләне урнаштырдылар. Алар күпме яшәгәндер, белмим, ә киткәндә әбиемә православие тәресе калдырганнар, ул әниемдә әле дә саклана. Шушы гаиләдән туганнарыннан кемне дә булса бик тә табасым килә һәм шуңа да “Жди меня“ тапшыруына хат яздым, аларны табарлар дип өметләнәм.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"
Нет комментариев