Балигъ булмаганнар эшләре һәм аларның хокукларын яклау буенча комиссиянең чираттагы утырышында 6 административ эш (РФ КоАП-ның 5.35 маддәсе 1 өлеше буенча), шулай ук социаль яктан куркыныч хәлдә булган гаиләләр буларак, гаиләләрне ведомствоара исәпкә кую турында муниципаль социаль - тернәкләндерү консилиумыннан 2 үтенеч (ходатайство) карап тикшерелде. Барлык административ материаллар буенча тиешле...
Гамьсезлек
П. гаиләсе җитди җәмәгать контроленә алынды. Моңа төрле уйдырмалар һәм имеш-мимешләр белән "уралган" һәм шуңа да киң резонанс алган очрак сәбәпче булган. Әни кеше кече яшьтәге кызларын өйдә чит ир белән калдырган (өстәвенә, ул исерек тә булган). Аннан соң, куркып, кире әйләнеп кайткан, кунакны өеннән куып чыгарган һәм полициягә шалтыраткан. Бәхеткә, кызлар белән бернинди дә куркыныч хәл булмаган. Ана кеше үзе дә бик еш спиртлы эчемлекләр кулланганга (димәк, хәл тагын кабатланырга мөмкин), аңа эшкә урнашу һәм алкогольдән дәвалану өчен вакыт бирелде. Менә тагын берәү - өч кыз бала анасы үзенең өендә көчләү характерындагы гамәле өчен хөкем ителеп, җәза срогын тутырган кешене тота. Хатын исә аның үз гаиләсенә финанс яктан булышуын, балаларга карата яхшы мөнәсәбәттә булуын әйтә. Шулай булгач, ни өчен яңа ире белән бергәләшеп спиртлы эчемлек эчеп утырулары полиция чакыру белән төгәлләнә икән соң? Гр.Т. гаиләдә башка аракы булмаячак, дип вәгъдә бирде.
Соң булмасын
Балигъ булмаган абыйлы-энеле җитди контрольгә алынды, аларның берсе төрле тәртипсезлекләр кылуда - кыйнашуда, мәктәптә һәм хәтта дәрес барганда да хулиганнарча кыланышларда, шулай ук тәмәке тартып, теләнеп йөрүдә дә берничә тапкыр күзгә ташланган. Әлеге тәртипсез гадәтләренә ир туганын да тарта ул. Түбәндәге киңәшләр бирелде: әти-әниләренә - ике баланы да күзәтүсез калдырмаска: аларны мәктәпкә озатырга һәм каршы алырга, урамда үзләре генә йөрүгә юл куймаска, велосипедны алырга (алар үзләрен куркыныч астына куеп, юл йөрү кагыйдәләрен бозалар); сыйныф җитәкчесенә - тәрбия темасына әңгәмә корырга, әти- әниләре килмичә мәктәптән чыгарып җибәрмәскә; спортта тренерга - малайдагы көч-энергияне файдалы якка юнәлтергә, аның тормышыннан "көч бар - акыл кирәкми" әйтемен юкка чыгарырга.
Бәлки баланы тәрбияләгәндә әлегедәй чаралар бик кырыс булып тоелыр, әмма бу очракта башкача була алмый: әгәр әти-әнисе хәзер өченче сыйныф укучыларын контрольдә тота алмый икән, киләчәктә алар хокук саклау органнары тарафыннан контрольгә алынырга мөмкиннәр.
Лариса ФЕДОРОВА
Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"
Нет комментариев