Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
Җәмгыять

Бәлки кем дә булса әсирлеккә төшүчеләр арасында үз туганнарын таныр

Күптән түгел Казан Кремлендә Бөек Ватан сугышы музей -мемориалы мөдире Михаил Черепанов Акбүредәге "Буыннар мирасы" музее директоры Вәсил Вәлиуллинга Икенче бөтендөнья сугышы елларында һәлак булган һәм хәбәрсез югалган яңачишмәлеләрнең исемлекләрен тапшырган.

Әлеге исемлекләрдә язмыш кушуы белән фашистларга әсирлеккә төшүчеләрнең (24 кеше) берничәсенең фамилияләре бар. Кызганычка каршы, нацист тәмугының үлем газапларына түзә алмый, аларның күбесе һәлак булган. Гитлер ерткычлары әсирләрнең документларын төгәл алып барганнар. Без сугыш тоткыннарының учетка алу карточкасыннан якташларыбызның фоторәсемнәрен бастырып чыгара башлыйбыз (безнең сайтта - novoshishminsk.ru - әлеге канкойгыч сугыш документларын тулысынча карарга була).
Әгәр дә кем дә булса әсирлеккә төшүчеләр арасында үз туганнарын таныса, Вәсил Вәлиҗан улы түбәндәге телефон номерлары буенча "Буыннар мирасы" музеена мөрәҗәгать итүләрен сорый: 89047617009, 8(84348)36-2-98 (яисә 2-24-32, 2-21-46 телефон номерлары буенча безнең редакциягә дә шалтыратырга була).
АКСЕНОВ Александр Степанович, 1903 елда туган, Чабаксар авылыннан. 58 нче укчылар дивизиясендә хезмәт иткән. 1943 елның 28 февралендә Лозовая янында әсирлеккә төшкән. 1943 елның 25 августында үлгән. Хатыны - Аксенова Степанида.
АСТАФЬЕВ Андрей Петрович, 1903 елда туган, Архангел авылыннан. 456 нчы полкта сугышкан. 1942 елның 15 апрелендә Вязьма янында әсирлеккә төшкән. 1942 елның 10 октябрендә үлгән.Әнисенең кыз фамилиясе Бронникова. Хатыны - Астафьева Пелагея.
АТЛАНДЕРОВ Ефим Павлович, 1906 елда туган, Яңа Чишмә авылыннан . 1941 елның августында әсирлеккә төшкән. 1942 елның 22 октябрендә үлгән. Туганнары - Атландерова Елена Васильевна.
БЕЖЕНЦЕВ Леонид Григорьевич, 1922 елда туган, Рус Волчья авылыннан. 608 нче укчылар полкында хезмәт иткән. 1942 елның 18 апрелендә әсирлеккә төшкән (торак пункты Куяннар тавы дип күрсәтелгән). 1942 елның 1 сентябрендә үлгән. Туганнары - Беженцева Евгения. Әнисенең кыз фамилиясе Коновалова.
БЫКОВ Иван Алексеевич, 1913 елда туган, Петропавловкадан. Рядовой. 156 нчы укчылар полкында хезмәт иткән. 1941 елның 6 октябрендә Николаевка янында әсирлеккә төшкән. Үлгән көне күрсәтелмәгән. Туганнары - Быкова Анна Федоровна. Әнисенең исеме Агафья.
ВӘЛИЕВ Шакир Вәли улы, 1902 елда туган, Югары Никиткино (Тубылгы Тау) авылыннан. 1942 елның 26 июнендә әсирлеккә төшкән. 1944 елның 4 маенда үлгән. Хатыны - Морозова Агриппина. Әнисенең кыз фамилиясе Әхмәдиева.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев