Базаны ачу тантанасында РФ Дәүләт Думасы депутаты, җиңел атлетика буенча РФ-ның атказанган тренеры Ольга Павлова, ТР яшьләр эшләре һәм спорт буенча министр Владимир Леонов, ТР Дәүләт Советы депутаты, "ТатРИТЭКнефть" ТПП директоры Мөхәммәтвәли Хөснетдинов, ТР да кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Сәрия Сабурская, Аксубай районы башлыгы Камил Гыйльманов, республиканың нефть, төзелеш - подряд оешмалары һәм чаңгы ярышлары федерациясе җитәкчелегеннән вәкилләр бар иде.
Спорт объекты (12 млн. сум тирәсе торган) турыдан-туры "Шешмаойл" УК " ҖЧҖ генераль директоры Рөстәм Тәхаутдинов катнашында төзелгән, аның хәйриячелек өлкәсендәге эшчәнлеге районыбыз халкына бик яхшы мәгълүм. "ТК - Инвест" ҖЧҖ (Алабуга шәһәре) һәм "Челтәр компаниясе" ААҖ подряд оешмалары әлеге объектны бик кыска срокларда торгызганнар.
Чаңгы базасы мәйданы 340 кв. метр һәм ул "Факел" лагерыннан ерак түгел Попов почмагында урнашкан. Заманча бинада спортчылар өчен шартлар тудырылган: уңайлы холл, гардероб, чаңгыларны саклау өчен бина, кафе, аш-су әзерләү бүлмәсе, медицина кабинеты, аерым душ һәм санузеллар һ.б. бар. Моннан тыш, кышкы чор өчен яктыртылган трасса төзелгән, ә җәйгә таба җәйге чаңгыларда шуу өчен роллерлы сукмак (юл) булачак. Чаңгы базасы ярышлар үткәрү, чаңгы спорты белән шөгыльләнү һәм, бер сүз белән әйткәндә, район кунаклары, балалар, яңачишмәлеләр өчен менә дигән ял итү урыны булачак.
Тантана укучылар башкаруында "Чаңгылар" флэш - мобы белән башланды. Аннан сүз район башлыгы Вячеслав Козловка бирелде. Ул әлеге объектны торгызуда булышлык күрсәткән Тәхаутдиновлар гаиләсенә, подряд төзелеш оешмаларына, ТР чаңгы ярышлары буенча федерациягә, Яшьләр эшләре һәм спорт буенча министрлыкка һ.б. зур рәхмәт белдерде. Район башлыгы яңа чаңгы базасының районда физкультура һәм спортны үстерүгә ярдәм итәчәгенә ышанганлыгын әйтте. Якын киләчәктә чаңгы базасы янәшәсендә таудан шуу һәм тау чаңгысы спорты белән шөгыльләнү өчен күтәргеч һәм трасса булачак, дип вәгъдә бирде. Аннан ул "ТК - Инвест", "Главнефтегаз-стройсервис"
(Ахыры 2 биттә)
(Ахыры. Башы 1 биттә)УК" ҖЧҖ һәм "Челтәр компаниясе" ААҖ ЧЭЧнең Яңа Чишмә участогы подряд оешмалары коллективларына, җитәкчеләренә, төзүчеләргә һәм мастерларга район башлыгының Рәхмәт хатларын тапшырды.
Кунакларны РФ Дәүләт Думасы депутаты Ольга Павлова сәламләде. Ул спорт үсешендә меценатлыкның өлеше зур булуы турында әйтеп, "Шешмаойл" ААҖ генераль директоры Рөстәм Тәхаутдиновка Дәүләт Думасында хезмәт, социаль сәясәт һәм ветераннар эшләре буенча комитет Рәисенең Рәхмәт хатын бирде.
Районда спорт үсеше өчен ул район башлыгы Вячеслав Козловка, аның урынбасары Надежда Попковага, район башкарма комитет җитәкчесе Ринат Фәсаховка, ЭЭБ начальнигы Алексей Мордвиновка "Динамо" физкультура - спорт җәмгыятенең истәлекле медальләрен тапшырды. Яшьләр эшләре буенча бүлек начальнигы Ольга Лаврентьева һәм РҮХ баш табибы Рәфис Вафин "Динамо" җәмгыятенең Мактау грамоталары, ә физкультура укытучылары Илгизәр Сабиров, Ринат Гатин, Гөлшат Габетдинова җәмгыятьнең Рәхмәт хатлары белән бүләкләнделәр. ТР яшьләр эшләре, спорт һәм туризм буенча министр Владимир Леонов сәламләү сүзе белән чыгыш ясап, Рөстәм Тәхаутдиновка, "Энергосервис" ҖЧҖ директоры Халит Гарифуллинга, Яңа Чишмә электр челтәрләре начальнигы Харис Хөсәеновка, КМС заводы директоры Федор Бурчинга, чаңгы ярышлары буенча район федерациясе рәисе Ришат Билаловка министрлыкның Рәхмәт хатларын тапшырды. Моннан тыш, Владимир Леонов чаңгы базасына министрлыктан бүләк тә бирде - 50 мең сумга сертификат. ТР да кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Сәрия Сабурская һәм ТР чаңгы ярышлары һәм биатлон федерациясенең башкаручы директоры Артур Сабитовлар да яңачишмәлеләргә изге теләкләрен җиткерделәр. Алар район өчен мондый объектның киләчәктә спортта зур уңышларга ирешүдә һәм анда яшәүчеләрнең сәламәтлеген ныгытуда мөһим булуы турында әйттеләр. Подряд оешмалары җитәкчеләре Фазыл Галимов белән Тимур Кашаповның БЯСМ директоры Валерий Кузнецовка символик ачкыч тапшыру мизгеле тантананың кульминацион ноктасы булды. Бәйрәм чаңгы базасы буйлап экскурсия белән тәмамланды.
Бәйрәмнән башка фоторәсемнәрне безнең сайттан - novoshishminsk.ru карагыз.
Нет комментариев